БИЮНЕҢ ФАЙДАСЫ БАРМЫ?
Бию... Иң матур сәнгать төрләренең берсе. Ул матурлыкка гына кайтып кала микән? Без барыбыз да үзебезне сәламәт һәм бәхетле хис итү ысулларын эзлибез. Бию нәкъ менә шул ысул түгелме соң инде?
Бию – мавыктыргыч сәнгать төре генә түгел, ул физик һәм психик сәламәтлек өчен дә файдалы. Беркайчан да аның белән шөгыльләнә башларга соң түгел. Үтәп булмаслык артык физик нагрузка таләп ителми, чөнки элементларның катлаулылыгы бии-бии тәҗрибә алган саен үсә генә.
Медицина күзлегеннәнБию хәрәкәтләрнең координациясен яхшырта. Бу, үз чиратында, йөрәккә уңай йогынты ясый. Биюләр сулыш системасын бик яхшы үстерә һәм күп кенә авырулардан, хәтта хроник авырулардан, мәсәлән, астматик приступлар яки хроник бронхит, тонзиллиттан дәваланырга ярдәм итә. Дөрес сулау нәтиҗәсендә организмда бара торган күп кенә процесслар нормага килә, матдәләр алмашы яхшыра. Бию матур гәүдә формалаштыра. Ә бу исә умырткалыкка, күкрәк читлегенә һәм сулыш алуга уңай йогынты ясый. Ә инде башны күтәргән, иңбашларны төшергән килеш тоту баш миенең кан белән тәэмин ителешен яхшырта. Бию мускулларны ныгыта, аларның эластиклыгын һәм эшкә сәләтлелеген күтәрә. Бу иҗат төре белән шөгыльләнгән кешеләрдә чыдамлылык арта.
“Теләсә кайсы кеше мөмкин кадәр озаграк сәламәт һәм актив булып калырга теләр иде. Организмның картаюына йогынты ясаучы факторларның берсе – безнең физик активлык дәрәҗәсе, биюләр моңа каршы көрәш өчен иң көчле корал булып чыкты”, – дип күрсәтә нейродженератив авырулар үзәгеннән (Магдебург, Германия) нейрофизиолог доктор Катрин Рефельд.
Психолог Ирина Соловьева фикеренчә, бию тәнеңнең һәрбер күзәнәген тоярга ярдәм итә, эмоциональ халәтеңне – үзең белән элемтәне яхшырта. Яңа, гадәти булмаган, көндәлек тормышта кулланылмый торган хәрәкәтләр кешегә йомык даирәдән чыгарга, ачылырга ярдәм итә. Ә яңа тәҗрибәләргә ачылу тормышыбызга яңалык кертергә мөмкинлек бирә. Бию депрессия халәтеннән азат итә. Депрессия психосоматик авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Бию үзенә күрә “генераль җыештыру” үткәрә, кирәкмәгән хис-тойгылардан арындырып, эчке киеренкелекне киметә.
Бию күп кенә проблемалар чишелешенә дә китерә. Мәсәлән, парлы бию ир-атны мөнәсәбәтләрдә җаваплылыкны үз өстенә алырга, ә хатын-кызны ир-атка ышанырга һәм аны хөрмәт итәргә өйрәтә. Һәм, әлбәттә, икесенең дә мөнәсәбәтләрне җайлау, үзең турында белдерү һәм партнерны “ишетү” сәләте арта. Төркем белән биюләр үзләрен ялгыз, кире кагылган, беркемгә дә кирәк булмаган дип санаучылар өчен яхшы. Үзеңне төркемнең мөһим өлеше итеп тоярга ярдәм итә. Үзеңне "ишетергә" ярдәм итүче биюләр бар. Алар үз-үзләрен югалткан, тормышларында буталган һәм ни теләгәнен белми торган кешеләр өчен яхшы. Иң мөһиме – үзегезгә ошаган биюне табу.
Шул рәвешле, биюнең физик һәм психик сәламәтлеккә йогынтысы зур. Файдасы булсын өчен, биер алдыннан билгеле бер таләпләрне үтәргә кирәк. Иң мөһиме – растяжка ясау. Ул хәрәкәтләрне киеренкелексез, артык көч сарыф итмичә башкарырга мөмкинлек бирә. Биергә өйрәнү җиңелрәк була һәм рәхәтлек бирә.
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе каршында “Яшьлек” бию коллективы эшли https://kpfu.ru/philology-culture/studencheskaya-zhizn/tvorchestvo/tancevalnyj-kollektiv-39yashlek39 . Аның җитәкчеләре: татар тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Дамир Хәйдәр улы Хөснетдинов һәм Ибраһимова Энҗе Илһам кызы.
“Яшьлек” бию коллективы тарихы 2005 елдан ук башлана: аңа Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының татар филологиясе факультетында нигез салына. Шул вакытлардан бирле, “Яшьлек” күп санлы конкурс-ярышларда үзен көчле, югары һөнәри осталыкка ия булган коллектив буларак танытты һәм лаеклы җиңүләр яулады.
Бию коллективы хореография сәнгатенең төрле төрләрен – халык биюләрен, халыкчан стильләштерелгән һәм эстрада биюләрен берләштерә. Хореография коллективы репертуарына милли татар биюләре генә түгел, ә башка халыкларның биюләре дә керә.
Елдан-ел «Яшьлек" коллективы үзенең төп составын талантлы студентлар белән тулыландыра. Бию коллективы югары уку йортлары, шәһәр, республика, халыкара фестивальләрдә актив катнаша һәм институт һәм университетның иҗади тормышында югары нәтиҗәләр күрсәтә.
Хамматова Лилия, 4 курс студенты, «Яшьлек" коллективы биючесе,
Халисә Ширмән, татар теле белеме кафедрасы доценты
