Бәшир Рәмиев – илебездә беренче электрон хисаплау машинасын уйлап табучы

11 нче майда Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-парк проекты тәкъдир ителде. Ул быел ачылачак. Анда цифрлы китапханә-коворкинг, конференц-зал, бизнес-инкубатор, киберполигон, офислар булачак. Кем соң ул Бәшир Рәмиев һәм ни өчен ул бүгенгә кадәр билгесез диярлек булып калды?

Декабрь башында Россия айтишниклары профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә: 4 нче декабрь Ватан информатикасының туган көне булып исәпләнә. 1948 нче елда СССРда автоматик цифрлы электрон машина теркәлгән. Ләкин совет атом бомбасы “атасы” Игорь Курчатов исеме халыкка билгеле икән, совет ЭХМ “атасы” Бәшир Рәмиев турында белмиләр диярлек. Соңгы вакытларда гына Бәшир Искәндәр улы турында Татарстанда да, Башкортостанда да искә төшерделәр. Ул – билгеле татар гаиләсендә Башкортостанда туган бөек татар галиме.

Бәшир Рәмиев 1918 нче елның 1 маенда Оренбург Губернасы Орск уездының Баймак авылында туа (хәзер бу Башкортостандагы шәһәр) Рәмиевлар гаиләсе Көньяк Уралда билгеле гаилә. Аның бабасы – эре алтын промышленнигы, меценат һәм ... шагыйрь. Ул татарның билгеле шагыйре Дәрдманд. Нәкъ менә ул “Вакыт” газетасын һәм “Шура” журналын гамәлгә куя, китаплар нәшер итә, дистәләрчә мөселман мәктәпләрен тота, югары уку йортларындагы татар һәм башкорт студентлары спонсоры була. Шәһәр һәм авылларда мәчетләр, мәдрәсәлдәр, китапханәләр төзи, аларны тәэмин итеп тора. Дәрдманд Оренбург шәһәр думасының гласные (депутаты) була, попечительләр советында тора. 1906 нчы елда беренче чакырылыш Дәүләт думасына сайлана, мөселман фракциясендә тора. Билгеле булганча, ул октябрь түнтәрелешеннән соң илдә кала, үзенең бөтен байлыгын дәүләткә бирә. 1921 нче елда билгесез шартларда хәерчелектә үлә. Шагыйрьнең буржуаз чыгышы аның биографиясендә һәм аның дәвамчыларында кара тап булып тора, бары тик 90 нчы елларда гына аның – татар әдәбияты классикларыннан берсенең иҗаты халыкка кайтарыла.

Аның улларының берсе – Искәндәр – Бәширнең әтисе – Европада югары белем ала, илдәге беренче радиосөючеләрдән була. Үз хоббиена балаларын да өйрәтә.

Бзшир шундый интеллектуаллар гаиләсендә туа. Дүрт яшьтән ул укырга-язарга өйрәнә. Бала чактан ук математика, физика белән кызыксына, корабль, самолет модельләре ясый, әтисе белән бергәләп радиоалгычлар җыя. Аның эшләрен бөтенсоюз күргәзмәләрендә күрсәтәләр. Ул Мәскәүгә конкурска бронепоездның радио белән идарә ителүче моделен тәкъдим итә, ул төтен пәрдәләр ата торган була. Бу оригиналь модель турында «Огонек», «Известия» һәм «Комсомольская правда» лар яза. 17 яшьтән ул СССР уйлап табучылар Союзының иң яшь әгъзасы була.

1937 нче елда Бәшир Мәскәү энергетика институтына укырга керә. Институтның иң яхшы студентларының берсен 1938 нче елда укудан чыгаралар – нәкъ шул ук елны аның әтисе кулга алына. Дәһшәтле заман – эксплуататор сыйныфыннан булу үзе үк хөкем карары булган заман. Искәндәр Закир улын биш елга лагерьга хөкем итәләр, 1943 нче елда ул вафат була. Уфага кайтып Бәшир Башрадиода радиокабинет мөдире булып эшли. 1939 нчы елда ул сәламәтлеге начар булу аркасында Кырымга китә, тик анда эш таба алмый. Мәскәүгә кайтып ул элемтә үзәк фәнни-тикшеренү институтына техник булып урнаша. Сугышның беренче көннәрендә ул самолеттан караңгы объектларны табу ысулын, һава тревогасы вакытында тавыш чыганакларын ялгау өчен реле җайланмаларын тәкъдим итә.

1941 нче елда Бәшир ирекле булып фронтка китә, штабны элемтә белән тәэмин итә. Контузия ала.

1944 нче елда дошман инде чигенә. Илне торгызырга кирәк була, белгечләр таләп ителә. Яшь солддатны хәрби хезмәттән азат итәләр, ул ватан кибернетикасына нигез салучы академик Аксел Бергта 108 нче номерлы Үзәк фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый.

1946 нчы елда АКШ та ENIAC электрон-исәпләү машинасы тәкъдир ителә. СССР үзенең геополитик көндәшен иң азы куып җитәргә тиеш була. Һәм Бәшир Рәмиев совет сәнәгате өчен шундый машиналар җитештерү өстендә эшли башлый.

1948 нче елның августында Бәшир рәмиев һәм Исаак Брук ССР да беренче булып ЭХМ схемасы тасвирламасы белән “Автомат цифрлы электрон машина” проектын тәкъдир итәләр. 1948 нче елның 4 нче декабрендә алар халык хуҗалыгына алдынгы техника кертү буенча СССР министрлар Советының Дәүләт комитетыннан №10475 автор таныклыгын алалар.

“Урал-1” электрон-хисаплау машинасы. (CC BY-SA 3.0, wikipedia.org фотосы)
“Урал-1” электрон-хисаплау машинасы. (CC BY-SA 3.0, wikipedia.org фотосы)

Нәтиҗәдә илдә “Урал” һәм “Стрела” ЭХМ нары сериясе җитештерелә башлый. Бу билгеле лампалы ЭХМ лар була. Бу агрегатлар секундка ул вакытлар өчен биниһая күп – меңнәрчә гамәл башкара. Бу компьютерлар өчен Рәмиев һәм аның кул астындагылар Сталин премиясенә лаек була.

Югары белеме булмаса да, ул Пенза математик машиналар фәнни-тикшеренү институтының баш инженеры һәм фән буенча директор урынбасары була (хәзерге “Рубин” фәнни-сәнәгати предприятиесе), ә 1962 нче елда, дисеертация якламыйча гына аңа фәннәр докторы дәрәҗәсе бирелә.

1950 нче елда Мәскәү исәпләү-аналитик машиналары базасында СКБ-245 төзелә, аңа цифрлы машиналар төзү бурычы йөкләнә. Бәшир Рәмиев предприятиенең лаборатория мөдире итеп билгеләнә. 1955-1968 нче елларда татар галиме Пензадагы математик машиналар фәнни-тикшеренү институтында эшли.

Бәшир Рәмиев 23 уйлап табу, 74 фәнни һәм конструктор эшләре авторы була. Аның җитәкчелегендә һәм катнашында 18 ЭХМ моделе, 100 дән артыграк төрдәге периферия җайланмалары төзелә. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Сталин премиясе һәм СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале белән бүләкләнә.

Бәшир Искәндәр улы 1994 нче елның 16 нчы маенда вафат була. Мәскәүнең Кунцево зиратында җирләнә. Аның истәлегенә Пензада урам һәм “Рәмиев” технопаркы аталган. Ниһаять, Казанда да аның исемендәге технопарк төзелде.

79 views·2 shares