NFT турында
NFT – хәзерге вакытта криптоҗәмгыятьтә иң киң кулланылучы темаларның берсе, ул хәтта аннан тыш та зур игътибар җәлеп итте. Бу мәкаләдә без нәрсә ул NFT, NFT даирәсендә нинди ялганнар һәм “капкыннар” булырга мөмкин икәнен карарбыз. Бу мәкалә Clawed Project телеграм каналындагы “NFT Madness — What they are and what they are not. Why they're great, and why they suck” мәкаләсенә таянып язылды.
Нәрсә ул NFT
Күп кешегә аның коллекция предметларына аналогия булуы таныш. Кызганычка каршы, бу аналогия адекват кына түгел, ә зарарлы да.
NFT (Non Fungible Tokens, алмашсыз токен) челтәрдәге һәр токенның уникальлеген аңлата. Һәр токенда бу токен өчен уникаль булган зур булмаган күләмдә мәгълүмат бар. Бу гади генә әйткәндә адреслар буенча күчеп йөрүче зур булмаган мәгълүмат контейнерлары. (Бу терминнар билгеләмәләре моннан алдагы мәкаләдә бирелде).
Хәзерге вакытта Ethereum блокчейнындагы NFT ларның аерым үзенчәлекләре бар, шуңа күрә алар бик популярлашты. Шулай ук, башка челтәрләрдә дә, әгәр алар инде реализацияләнмәгән булса, шундый ук яисә шуңа охшаган функцияләр реализацияләнүе ихтимал.
- NFT төзүче адресы NFT өлеше кебек саклана. Шулай итеп, NFT ның агымдагы хуҗасы турында информация киң җәмәгатьчелеккә билгеле була.
- NFT токенында роялти проценты куелган булырга мөмкин. (Роялти - ингл. royalty, урта гасыр французчасыннан roialte, латинчадан regalis «патша, король, дәүләтнеке») лицензион түләү, периодик компенсация, патентлар, авторлык хокукларын, франшизаларны, табигый ресурсларны һәм башка төр хосусый милекне файдаланган өчен, кагыйдә буларак акчалата түләнә). NFT вакытның теләсә кайсы мизгелендә ЕТН ның ике адресы арасында алыш-бирештә була икән, бу “сатудан” килгән роялти токен төзүче адресына җибәреләчәк.
Тагын бер аспектка игътибар итү мөһим. NFT бик-бик кечкенә. Хәтта 64x64 үлчәмле jpg файллар кебек кечкенә реаль мәгълүматны блокчейнда саклау да чыгымлы. NFT ларның күпчелегендә барысы берничә байт мәгълүмат саклана. Бу, мәсәлән, серия номеры яисә URL булырга мөмкин.
Шулай итеп, NFT ул асылда серия номеры, пароль яисә веб-адрес язылган кәгазь кисәге.
NFT нәрсә түгел?
NFT медиаконтентның цифрлы саклагычы түгел. Алар блокчейнда цифрлы контент (файл) сакламыйлар. Әгәр дә сез сурәт яисә җырның NFTсын сатып аласыз икән, сез чынлыкта очраклы веб-серверда урнаштырылган җыр яисә сурәтнең URL адресын үз эченә алган токен аласыз.
NFT үзе сылтама ясаган теләсә нинди цифрлы яисә физик объектларга карата теләсә нинди гамәлне – күчермәләү, үзгәртү, бетерү һ.б.ш. ларга каршылык күрсәтми.
NFT асылда үзләре бәйләнгән активларга милек хокукы бирми һәм авторлык хокукларын расламый.
Шулай итеп, тагын бер кат кыска нәтиҗә ясыйк: NFT – аларга язылган информация булган сатлык уникаль кәгазь кисәкләре.
NFT ның чыннан да мөһим булырга мөмкин берничә потенциаль ысулы бар:
- NFT тышкы системага тоташканда функцияләрне биктән алырга мөмкин. Мисал - NBA Topshot токены. Токен веб-сайтта булган “спорт мизгеле”н күрсәтү өчен тышкы система белән тәэсир итешкәнгә кыйммәтле. Әгәр сайт ябылса, токеннар шундук файдасызга әверелә, чөнки “NBA мизгелләре”нә керү ябыла. Нәкъ шул ук CryptoKitties өчен дә дөрес. Әгәр сайт “егыла” икән, CryptoKitties токеннары мәгънәсез һәм эшләмиләр. Ике очракта да NFT – проектлар хуҗаларының серверларындагы “мизгелләр” я “песи балалары” белән бәйләнгән сатылучы серия номеры. Тагын бер мисал: NFT лар кушымтага җибәрелергә мөмкин, ә ул кушымта ул NFTларны нинди дә булса физик товар, мәсәлән футболка җибәрүгә алмаштырып яндыра (бетерә).
- Цифрлы объект (яисә физик әйбер) ясаучысы (төзүчесе) аңа законлы хокукны NFT белән бергә сатарга мөмкин. NFT ны сатучының бәйләнгән объектка хокуклары булу ына гарантия юк. Хокук/милекне юридик тапшыру өчен юридик кыйммәте булган договор төзергә кирәк. Йорт һәм бизнес кебек эре объектлар өчен шактый күләмле юридик эш һәм документация төзү таләп ителә. Әгәр дә сез NFTлы активка милек хокукы алырга телисез икән, сез сатучының хокукка ия икәненә һәм ул NFT белән бергә сезгә хокукларны да сатарга язма ризалык бирүенә һәм барлык документларны да тапшыруына инанырга тиешсез. Ләкин сезнең өчен милек хокукларын киләчәктә NFTга бәйсез рәвештә сатмавыгызга бернинди дә сәбәп юк. Кыскача әйткәндә, хәзерге вакытта берни дә NFTны цифрлы хокукка ия булу белән юридик яктан бәйләми.
- Уникаль (яшерен) мәгълүмат. Бу очракта NFT ул кергән адреска күренгән уникаль мәгълүматны, мәсәлән, яшерен клубның URL-адресын яисә паролен генә үз эченә ала. Әгәр дә сатып алучыга информация әле һаман да яшерен дип уйларга нигез бар икән, NFT сатып алу ул мәгълүматны алу ысулы булып тора. Проблема ачык – бу интернет һәм анда берни дә озак вакытка яшерен булып кала алмый, һәм информацияне яралтучы яисә аның моннан алдагы хуҗалары яшерен информацияне ачмаганлыкларына бернинди гарантия юк.
NFT кулланып алдау
NFT кулланып ничек сезне ничек алдарга мөмкиннәр?
- NFT ны аның белән бәйләнгән объектка ия булу өчен сатып алу; сатучы объектка ия булмаска да мөмкин.
- NFT ны объектка юридик расланган хокуклардан башка объектка ия булу өчен сатып алу;
- NFT ны объектка ия булу өчен сатып алу һәм аерым хокукка ия булу урынына аерым булмаган хокукка ия булу, ә бу исә авторның бу объект өчен чиксез сандагы NFT сату мөмкинлеген аңлата.
- “Коллекцион” NFT сатып алу, моннан соң NFT сылтама ясаган контентлы сайт/сервер/система эшләми башлый, яисә юкка чыга.
- NFT ны инвестицияләр өчен сатып алу, бу вакытта ул NFT га кирәкмәгән зурлыктагы (50-100%) роялти түләү куелган була. Бу исә сез NFT ны сатканда сезнең инвестицияләрнең зур өлеше, яисә барысы да NFT төзүчегә киткәнен белдерә.
- NFT белән бергә арт/башканы сатып алу; моннан соң цифрлы контент хостының URL-адресы егыла (яисә аны явыз ният белән үзгәрткәннәр), шулай итеп сезнең NFT сез сатып алган объектка сылтама ясамый. (Ләкин, һәрхәлдә, әгәр дә сез №1 һәм №2 пунктларына эләкмисез икән, сезнең әле милек хокукы кала.)
NFT ны хәзер кайда кулланырга мөмкин?
NFT ның хәзерге вакытка булган иң зур реаль казанышлары тарихы - CryptoKitties, CryptoPunks, TopShot һ.б.ш. проектлары. Ягъни, сайт/кушымта сезгә бу контентка хуҗа икәнлегегезне исбатлау сыйфатында NFT белән сайт/уен кысаларында тәэсир итешә алуны күрсәтәләр. NFT уен предметлары белән сату итү проектлары өчен зур потенциалга ия, чөнки уенны төзегән компания уен предметларын билгеле бер роялти ставкасы (мәсәлән, 1%) белән чыгара һәм уен һәм сату итү киң таралса һәрвакытта да керем ала ала. NFT шулай ук ниндидер чараларда сувенир ролен дә уйный ала, мәсәлән, сезгә концертта булуыгызны исбатлау сыйфатында токен бирелә ала. NFT цифрлы билетлар сату өчен дә ярый. Аларны турыдан-туры күчермәләп/клонлап булмый, һәм әгәр дә алар икенчел базарда сатылсалар да сез роялти алачаксыз (ләкин бу кешеләр роялтине әйләнеп үтә һәм токен урнашкан ЕТН адресын сата башлаганчы, яисә түләүне акчалата ала һәм токенны бушлай күчерә башлаганчы гына дәвам итәчәк). Мөстәкыйль цифрлы активларга яисә физик объектларга хуҗа булуга килгәндә исә, биредә потенциал бар, ләкин NFT бу өлкәдә хәзер юридик яктан файдасыз. Әйе, NFT акчаны “юар” өчен бик туры килә, чөнки сез, мәсәлән, ниндидер тузга язмаган әйбер, мәсәлән, Интернетта эшләпәнең коллекцион фотосын сатып аласыз икән, сез артык түләгән дип әйтергә мөмкин түгел, чөнки NFT да бәяләр бик төрле.
