Балалар сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле яшьтәшләренә бүләк ясады
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелде. Әлеге дата кешеләрне шәфкатьлелек турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга өнди, батырлыкка, үҗәтлеккә битараф калмаганнарны берләштерә.
Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең 17нче китапханәсе хезмәткәре укучыларга инвалидлык төшенчәләре, һәр баланың тигез мөмкинлекләре һәм хокуклары турында сөйләде. Төп басым сәламәтлекләрендә үзенчәлекләре булган, уңышка ирешкән танылган кешеләр тарихына ясалды. Чарада катнашучылар яхшылыкның һәм якыннарына ярдәм итүнең әһәмияте турында сөйләштеләр.
Йомгаклау өлешендә «Игелек йөрәге» открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балаларның открыткалары Яр Чаллы шәһәренең мөмкинлекләре чикле балалар өчен 75нче мәктәбенә тапшырылачак.
Марина Орлова, Яр Чаллы шәһәренең 17нче китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе
