Тәмле юл билгесе
«Тылсым» балалар бакчасында өченче ел рәттән «Тәмле юл билгесе» бәйгесе уздырылды. Әлеге чарада ата-аналар белән балалар бик теләп катнаштылар. Бәйгенең төп максаты — гаиләләрне юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә җәлеп итү һәм бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итү булды.
Чарада Актаныш районы буенча ГБУ “БДД” бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге ГИБДД ЮХИДИ өлкән дәүләт инспекторы Зиннурова Лилия катнашты. «Тылсым» балалар бакчасы коллективы һәм җитәкчелеге дә зур активлык күрсәтте.
Быел бәйгегә 18 балалар бакчасыннан 27 эш тәкъдим ителде. Сайлап алу нәтиҗәсендә финалга 17 гаилә чакырылды. Катнашучылар юл билгеләре формасында бизәлгән татар милли ризыкларын тәкъдим иттеләр һәм аларны яклап чыгыш ясадылар.
Җиңүчеләргә самокатлар, музыкаль колонкалар, өстәл уеннары, пазллар һәм башка бүләкләр тапшырылды. Бер бала да игътибарсыз калмады.
Ләйсән Мөхәммәтова, Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча Актаныш бүлеге җитәкчесе
