Тормыш ул бер генә
Минем өч оныгым һәм бер оныкчыгым бар. Җәйге бер көндә алар миңа кунакка килде. Без иске фотолар альбомын караганда, балалар хәрби киемдәге, миңа бик охшаган кешенең сурәтен күрделәр. Мин аның әтием Гариф Шакир улы Хәсәншин икәнен әйттем.
Әтием 1916 елда Курманай авылында туган. Яшь чагында хисапчы булып эшләгән, әмма авырлыклар һәм ачлык аркасында Урта Азиягә китәргә мәҗбүр булган. Шунда аны Кызыл Армиягә алганнар. Ул кавалерист булып хезмәт иткән.
Әтием көчле, чыдам кеше булган, спорт белән шөгыльләнгән. Ташкент хәрби округында узган йөгерү ярышларында икенче урынны алган.
Сугыш башланганчы, ул махсус укулар үтеп, М4 зенит-пулемёт җайланмасында укчы булып хезмәт иткән. Сугыш башланганда әти инде тәҗрибәле солдат булган. Сугыш вакытында төрле фронтларда, шул исәптән Заполярьены яклауда катнашкан һәм медаль белән бүләкләнгән.
1944 елда офицерлар курсларын тәмамлап, лейтенант булган. Сугыш ахырында аны Ерак Көнчыгышка җибәр-гәннәр. Әмма ул фронтка барырга теләп рапорт язган. Үтенече кабул ителгән, һәм ул сугышның иң кызган урыннарына барып җиткән. Җиңү көнен Польшада каршы алган. Сугыштагы хезмәте өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң әти Калининградта хезмәт итә, соңрак Нурлатка кайтып, бухгалтер булып эшли. Пенсиягә чыккач та җәмәгать тормышында актив була, гаиләсенә булыша. Дингә якыная, мәчеттә мулланы алыштыра. Ул тыныч, ярдәмчел һәм хөрмәтле кеше була.
Мин альбомны яптым. Ләкин оныгым Робертның сүзләре исемдә калды:
– Компьютер уенындагы кебек, үлсәң, яңа тормыш аласың да яңадан уйныйсың бит!
Мин аңа:
– Юк, улым. Кешенең тормышы бер генә. Чын сугышта «яңа тормыш» булмый, – дидем.
Шул көнне без шәһәр паркына бардык. Анда туплар, танк һәм очкыч бар иде.
– Алар чынмы? Ата һәм үтерә аламы? – дип сорады балалар.
– Әйе, чын. Ләкин хәзер алар атмаячак. Алар безне дошманнан саклап калучылар истәлегенә куелган, – дидем мин.
Башта балалар коралларга якын килмәделәр. Икенче көнне инде танкка менделәр, туплар янына бардылар, очкыч янында фотога төштеләр.
Шунда мин аңладым: балаларга сугышның чын йөзен аңлату җиңел түгел. Компьютер уенында герой яңадан «терелә», ә чын тормышта һәлак булган кешене кире кайтарып булмый. Сугышта хәрбиләр генә түгел, хатын-кызлар, картлар һәм балалар да зыян күрә.
Сугыш - уен түгел. Анда күз яшьләре, авырту һәм югалту чын. Шуңа күрә без, олылар, балаларга сугышның кешеләргә нинди кайгы китерүен аңлатырга һәм тынычлыкны кадерләргә өйрәтергә тиеш.
Тормыш ул бер генә. Аны сакларга кирәк.
Рәфыйк Хәсәншин, Яр Чаллы шәһәре.
