Туган тел – безнең байлыгыбыз!

Халыкара туган тел көне уңаеннан, безнең балалар бакчасында «Туган Тел – безнең байлыгыбыз» дигән чара узды. Һәр баланың йөзендә шатлык, горурлык чагылды, чөнки алар үз туган телләрен, аны яратуларын күрсәтә алдылар. Бу көн безгә телнең нинди зур көчкә ия булуын, ул ничек хисләрне, уйларны, рухны берләштерә алуын тагын бер кат ишеттерде.

Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның телне кабул итүе, аны үзләштерүе аеруча гаҗәеп. Аларның гади, әмма тирән мәгънәле шигырьләре, матур шигъри юллары безне тормышның гүзәллегенә, киләчәккә булган ышанычка дәште. Һәр сүз, һәр интонация йөрәктән чыккан, чын күңелдән әйтелгән.

Бу көнне без туган телнең безгә ата-бабалардан күчкән мирас икәнен аңладык. Туган тел – безнең милли рухыбыз, тарихыбыз, хәтеребез. Аны саклау, үстерү – һәрберебезнең изге бурычы.

Шушындый бәйрәмнәр балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, аларның рухи дөньясын баета. Киләчәк буыннар да үз телләрен кадерләп, аны хөрмәт итеп яшәрләр дип ышанасы килә. Шулай итеп, безнең милли традицияләребез, гореф-гадәтләребез, тел байлыгыбыз югалып калмас.

Кичәбез шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамладык.

Гөльяр Садриева, Актанышрайоны Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе

Туган тел – безнең байлыгыбыз!, image #1
72 views·2 shares