Авыз ачып йөрмәгез!
Әти-әниләр, шәһәргә укырга киткәндә, шулай дип озата иде. Янәсе, документларыңны, акчаңны югалтма, иңсәңә аскан сумкаңны кисеп, акча янчыгыңны шудырмасыннар. Уяулыкны югалтсаң, хәзер дә алдарга мөмкиннәр. Угрыларның исемнәре генә үзгәрде.
Мошенниклар урлашуның яңа ысулларын уйлап табып кына тора. Күп җирдә күзәтү камералары эшләвен исәпкә алып, яңа схемалар төзеп, кәрәзле телефон аша акча үзләштерү җаен эзлиләр.
– Ел башыннан җирлегебездә 36 мошенниклык очрагы теркәлде. Райондашларыбызга килгән зыян суммасы 10 миллион 381 мең сум тәшкил итә. Ел башыннан шушы юнәлештәге 5 җинаять эше ачылды, зыян күргән ике кешегә акчаларын кире кайтара алдык, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Соңгы арада мошенниклар, үзләрен салым хезмәте хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, электрон почтага хат җибәрә башлады. Керемнәргә декларация бирүне таләп итеп, сылтама буенча күчәргә кушалар. Салым түләүчене идентификацияләү өчен, банк картасы реквизитларын кертүне сорыйлар. Ә чынлыкта, караклар акча урлау өчен мәгълүмат җыя. Мондый хатларга җавап бирмәсәгез, сылтамадан хатка күчмәсәгез, шәхси һәм финанс мәгълүматы бирмәсәгез, сезне тозакка эләктерә алмаслар. Түләнмәгән салымнар турында “Салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы аша белергә мөмкин.
– Танышыгыздан, туганыгыздан ярдәм сорап килгән хатларга җавап бирергә ашыкмагыз, акча күчермәгез! Башта шул кеше белән элемтәгә керегез. Акча сораучы, чыннан да, танышыгызмы икән? Аңа, чыннан да, ярдәм кирәкме? Еш кына мошенниклар, социаль челтәрләрдәге чит аккаунтларга үтеп кереп, кеше исеменнән акча, ярдәм сорап яза, акча күчерер өчен реквизитларын да бирәләр. Беркайчан да шикле кешеләргә, шикле адресларга акча күчермәгез! Интернет-кибетләрдән товар алучыларны да мошенниклар “штурмлый”. “Заказ белән кайтарган товарны алу өчен телефонга килгән кодны әйтергә кирәк” дигән сылтау белән күп райондашларыбыз кырыкалдарлар ятьмәсенә эләкте, – ди Фәрит Сәлахов.
Мошенниклар өлкән яшьтәгеләрне, артык ышанучан, беркатлы кешеләрне үз тозакларына эләктерә. Төрле сәбәпләр белән шәхси йортларга үтеп керүче намуссыз кешеләр дә моны белеп тора.
– Пенсиягә акча өстәү, коммуналь тү-ләүләрне кире санау дигән сылтау табып, өегезгә мошенниклар керергә мөмкин. Паспортыгызны чит кешеләргә бирмәгез, банк картасы артындагы мәгълүматны һәм ПИН-кодны берәүгә дә әйтмәгез, таныш түгел кешеләр янында акчагызны санамагыз. Кырыкалдарлар үзләрен дәүләт хакимияте органнары вәкилләре дип тә таныштыра, моның өчен ялган таныклыклар куллана. Шулай итеп алар пенсионерларны адреслы ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасына кергән дип ышандыра. Ышанмагыз! Мондый хәбәрләрне дәүләт вәкилләре өйгә килеп хәбәр итми, барлык яңалыклар, яңа законнар турында җирле газетадан укып белергә була. Алданмагыз! – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Лилия Шәймиева
