Балалар – игътибар үзәгендә
Республикада “Игътибар – балалар!” операциясе бара. Ул 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Профилактик операция барышында ДАИ хезмәткәрләре балаларны машинада йөрткәндә таләпләр үтәлүен, шоферларның җәяүлеләргә юл бирүен, яктылык кайтаручы элементларның кулланылышын тикшерә
– Быел иминлек каешын эләктермәгән өчен 51 машина йөртүчегә административ беркетмә төзелде. Балаларын машинада махсус утыргычтан башка йөрткән 41 шофер шулай ук җаваплылыкка тартылды, – дип хәбәр итә ДАИ инспекторлары.
Республикада 27 майга кадәр “Мотоцикл” операциясе дә барды. Узган ел республикада 579 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән һәм 23 бала һәлак булган, 629 бала тән җәрәхәтләре алган. Мототранспорт белән бәйле 67 юл һәлакәтендә бер бала якты дөнья белән хушлашкан, 68 баланың сәламәтлегенә зыян килгән.
– Мотоцикл – яшьләр транспорты. Юл кагыйдәләрен бозу аркасында алар юл-транспорт фаҗигаләренә ешрак очрый. Быелгы күрсәткечләр дә куандырырлык түгел. Дүрт ай эчендә 117 юл һәлакәте булган. Аларда өч баланың гомере өзелгән, 124 бала имгәнгән. “Мотоцикл” операциясе барышында әлеге транспорт белән алкоголь кулланган хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга да игътибар биреләчәк, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
21 май көнне мотоцикл катнашындагы юл-транспорт фаҗигасендә 17 яшьлек кыз һәлак була. Мотоцикл белән аның яшьтәше идарә итә. Руль артындагы егет, җиңел автомобильне узарга тырышып, һәлакәткә юлыга. Нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре алган яшүсмер хастаханәдә җан бирә.
– Җәй җитүен түземсезләнеп, шул ук вакытта шомланып та көтәбез. Бу чорда фаҗигаләр саны кискен арта. Юл һәлакәтләренә күпчелек җәяүлеләр, самокатта йөрүче балалар, мототехника белән идарә итүче үсмерләр сәбәп була. Гомуми файдалану юлларында питбайк белән идарә итү тупас хокук бозу булып тора. Республика юлларында дүрт айда мототранспорт белән бәйле 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу көннәрдә рейдларны көчәйттек. Өч питбайкны штрафстоянкага җибәрдек. Юлларда мотоциклчыларның саны арту юл-транспорт һәлакәте куркынычын да арттыра. Тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу аварияләргә сәбәп була, – ди Феликс Мәгъданов.
ДАИ инспекторлары билгеләп үткәнчә, мотоциклчылар күп очракта “сукыр зона”га эләгә. Мотоциклның яктылык приборлары һәм хәтта зурлыгы да роль уйнамый. Бу транспорт чарасы күп очракта башка хәрәкәт итүчеләргә күренми.
– Нинди дә булса маневр ясарга җыенасыз икән, сезгә юл бирүләренә инанырга кирәк. Мотоциклчылар юл хәрәкәте кагыйдәләренә җаваплырак карасын иде. Мотоцикл белән 18 яшь тулгач кына һәм моңа хокукны раслаучы документ булганда гына идарә итәргә рөхсәт бирелә, ә питбайк руле артына һәркем утыра ала. Тик питбайк белән ябык трассаларда һәм спорт мәйданчыкларында гына йөрергә була. Гомуми файдаланудагы юллар питбайклар өчен түгел! – ди ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.
Әти-әниләр балаларына питбайк, мотоцикл, квадроцикл кебек техника алып биргәнче тагын бер кат уйласын иде. Башкаларга алганнар дип, бала көен көйләмәгез! Бер хата гомерлек үкенечкә сәбәп булмасын!
Лилия Шәймиева.
