Балаларым, оныкларым – тормыш тоткаларым
Өч бала, җиде оныкның кадерле кешеләре булып яшәүче райондашларыбыз әнә шулай ди
Гади һәм эчкерсез булулары белән яраттыручы кешеләр бар. Мөслим авылында гомер итүче Флүрә һәм Әсхәт Шәяхмәтовлар гаиләсе дә шундыйлардан.
“Мөслим безне кавыштырды”
Флүрә апа - Актаныш районының Табанлы күл авылы кызы. Булачак тормыш иптәше белән ул район кулланучылар җәмгыятендә эшләгәндә таныша.
– Мин ул вакытта районның ДОСААФ оешмасында инструктор булып эшли идем. Кибетләргә азык-төлек чыгарырга дип, райпога бик еш курсантлар белән килә идек. Мөслим кызларын күреп беләбез бит инде. Чит районнан килгән кызга бер күрүдә гашыйк булдым. Тик гыйшкымны белдерергә ашыкмадым. Горурлыкны сакларга тырышам, янәсе. Миннән 13 яшькә кечерәк кызга күрү белән мәхәббәт аңлатып булмый бит инде. Елдан артык очрашып йөрдек, – дип искә ала яшьлек елларын Әсхәт абый.
Флүрәнең Актаныштан Мөслимгә эшкә кайтуының сәбәбе була. Ул чорда данлыклы “Урожай” колхозын җитәкләгән Мирһаҗиян Сәлахов Флүрәнең абыйсы була. Эштә беренче чирканчык алу, хезмәт юлын Мөслим районында башлап җибәрү җайлырак булыр дигән фикер белән туганы аны Мөслимгә чакырып кайтара. Симәк авыл җирлегендә Флүрә бухгалтер-ревизор булып эшли башлый.
– Симәктән район кулланучылар җәмгыятенә эшкә кайттым. Биредә мин
складта фактуровщица булып эшләдем. Язмыштыр, шушы вакытта Әсхәт белән таныштым. Ул мине сабыр, итәгатьле, эчкерсез булуы белән үзенә каратты, – ди Флүрә апа.
Төпчек бала
Әсхәт абый – Мөслим авылы егете. Биш балалы гаиләдә төпчек малай булгач, әти-әнисеннән наз да, ярату да күбрәк эләгә аңа. 8 сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшләп ала, кичке мәктәпне тәмамлый. Армия хезмәтен өч ел Германиядә элемтәче вазыйфасында үтә. Хәрби хезмәттән кайткач, Яр Чаллыда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 22 ел райкомда шофер булып эшләгән Әсхәт абый лаеклы ялга районның янгын хезмәтеннән чыга.
– Мин гомер буе рульдә булдым. Яшь чакта буровойда да эшләргә туры килде, биш ел геофизикада хезмәт куйдым. Кайда гына булсаң да, туган як үзенә тарта ул. Пенсиягә чыкканчы руль артында күпме чакрым юллар үтелде. Кайда йөрсәң дә, Мөслим кебек матур табигатьле җирлекне беркайда да очратканым булмады, – дип сөйләде Әсхәт абый.
Флүрә апаны, райпода бераз эшләгәч, янәдән Симәккә ревизор итеп чакырып алалар. Кыз риза була. Ни дисәң дә, ревизор – “культурный” кеше. Хезмәт хакы да райпо складында эшләгәнгә караганда ике мәртәбә күбрәк!
– Райпода 60 сум түләсәләр, ревизорның хезмәт хакы 120 сум иде! Тик озаклап эшләргә мөмкинлек булмады. Әсхәткә кияүгә чыккач, янәдән райпога кайттым. Әсхәт районда машина иярләүче бик сирәкләрнең берсе иде. Машиналы кеше алтын бәһасенә тиң иде. Руль артындагы егетләр ничектер “дастуин” күренә иде. Әсхәт мине ялларга туган авылга илтеп куйганда, авыл башында гына калдыра иде. Мин, янәсе, автобус белән кайтканмын. Әти-әни белмәсен дип, башта качып кына очрашып йөрдек, – ди Флүрә апа.
Төгәллек ярата
Флүрә апаны райондашларыбыз иминиятче буларак яхшы беләдер. 31 ел “Росгосстрах” оешмасында эшләп лаеклы ялга чыга ул. Сайлаган һөнәренә хас булганча, райондашыбыз төгәллек һәм пөхтәлек ярата.
– Безнең әнинең ихатасы капка төбеннән үк гөлләр белән елмаеп каршы ала. Әни гөлләр, чәчәкләр үстерергә нык һәвәс. Тиктормас! Ел да 50-60ар бройлер алып үстерәләр. Быел үрдәкләр дә алды. Өмә белән аларны суеп-чистартып, эшен бетереп тә куйды әниебез, – ди кызлары Ландыш.
Флүрә апа белән Әсхәт абый ике малай, бер кыз үстерәләр. Физика-математика юнәлешендә белем алган уллары Булат 5 ел Шуганка мәктәбендә укыта, соңрак район хакимиятендә система администраторы булып эшли. Асыл – төзүче. Әнисенең туган ягында төзелеш оешмасын җитәкли. Кызлары Ландыш – юрист.
– Бер көн дә укыган белгечлеге буенча эшләп карамаган юрист кызым сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Күңелгә яткан һөнәр булмаса, җан ятмаган эшне укып кына башкарып булмый ул. Яшьләргә киңәшем шул: сайлаган һөнәрегезгә фанатларча гашыйк булырга кирәк! – ди Әсхәт абый.
Яшь аермасы берни түгел!
Флүрә апаның сайлаган ярын әтисе аеруча якын итә. Кызын: "Дөрес кеше сайлагансың, бу ир заты белән бәхетле булачаксың", - дип ышандыра.
– Әткәй миннән дә ныграк гашыйк булды бугай Әсхәткә. “Эчми-тартмый, әйбәт кеше бу, кызым!” - диде әткәй. Әни генә каршы килеп карады: “Әбисе, тутасы бар. Кире уйламыйсыңмы? Ялгышмыйсыңмы? Кирегә юл юк. Ныклап уйла! Кат-кат уйла!” - диде. Без кире чигенмәдек, матур итеп туй үткәрдек. Мин килен булып төшкәндә, кайнанама 78 яшь иде. Шуннан соң ул бар эшне миңа тапшырды. Кайнанамнан тыш өйдә кияүгә чыкмаган усал апасы да бар иде. Тик без чүпне тышка чыгармадык, дус-тату яшәдек, – ди Флүрә апа.
Флүрә апа кайнанасын балаларны карауда зур ярдәмче булды дип искә ала. Ул истәлекләр аклы-каралы сурәтләр белән гаилә альбомнарында да саклана.
– Яшь аермасы берни түгел! Бүген дә Әсхәт белән бер-беребезне кайгыртып, ярты сүздән, караштан аңлап яшибез. Әткәй – Әсхәтне, Әсхәт әткәйне гомер буе хөрмәт итеп яшәде. Әткәй күпчелек бездә булды. Хастаханәгә барасы булса да, тормыш иптәшем барып ала һәм соңыннан илтеп куя иде. Аның амбулатор картасы да Актанышта түгел, Мөслимдә булды. Гомумән, минем туганнарым гел бездә булдылар дип әйтсәм дә, дөрес булыр. Әсхәт һәрвакыт туганнарымны ачык йөз, киң күңел белән каршы алды. Йортыбыздан туганнар өзелмәде, – ди Флүрә апа.
Кайнана – йортның йозагы
Кызлары Ландыш үзен җир йөзендәге иң бәхетле кеше итеп тоя. Әти-әниле, пар канатлы тормыш бөтен кешегә дә тигез бирелми шул!
– Кияүгә чыккач та, балачагым үткән туган йорттан аерылып китәсем килмәде. 11 ел әти-әни белән бергә яшәдек. Балаларны үстергәндә дә, әти-әни төп ярдәмчеләребез булды. Әнинең тәмле ашларын ашап, назланып кына яшәдек без. Әнинең әбиебезне беркайчан да ачуланып искә алганы юк. “Кайнанам йортыбызның йозагы булды. Өчегез дә әбиегез итәгендә үстегез”, - дип һаман да әйтә килә безгә. Үзебезгә дә кадерле әби булып яшәргә насыйп булсын! Әби тәрбиясен бернәрсә дә алыштыра алмый, монысы бәхәссез! Актаныштагы әби янына да кунакка барырга ашкынып тора идек. Абыйлар белән Әмәкәйгә кадәр автобус белән барабыз да, аннары 7 километр араны йөгерә-чаба узабыз. Машина юк заман бит. Бүген миңа әбиең исән дисәләр, Табанлы күлгә җәяүләп барыр идем! – ди Ландыш.
Шәяхмәтовлар күпләп вакытлы матбугат та яздырып ала. “Авыл утлары”, "Ирек мәйданы”, ”Акчарлак” газеталарын аеруча яратып укыйлар.
– Флүрә татарча кроссвордлар чишәргә ярата. “Шакмак” дигәнен ала башладык. Безнең яшьтә баш эшләтү бигрәк тә кирәк. Кроссворд, сканвордлар белемне тирәнәйтергә дә ярдәм итә. Кайсы елларда нинди вакыйга булганын, теге яки бу әйбернең икенче төрле атамаларын да кайвакыт шул шакмакларга карап үзләштерәбез. Икебез дә намазда. Яшь барган саен Аллаһка ныграк тартыласың, күңел белән илаһи көчкә ышанасың икән ул, – ди Әсхәт абый.
Сабырлык – ярты бәхет!
Бәхетле гаиләнең сере Шәяхмәтовлар татулыкка барып тоташа дигән фикердә.
– Хәзер генә иркен дөньяда яшибез. Мин кияүгә чыкканда, алты почмаклы агач йорт иде. Яши-яши киңәйттек, үзебезчә җайлап, барлык уңайлыкларны булдырдык. Шул кечкенә йортка ничек сыйганбыздыр?! Бәйрәм-фәлән, берәр мәҗлес булганда, егермешәр кеше кунган чаклар да булды. Күңел киңлеге белән җиткәндер дип уйлыйм. Әсхәт белән, шөкер, бик матур яшәдек. Сабырлык белән барлык авырлыкларны, бөтен сынауларны да җиңәргә була. Кирәк вакытта бер-береңә юл куя белү, берең әйткәнне кайвакыт ишетми калу да мөһим. Тик алтынга тиң сабырлыкны тоеп яшәгәндә, һәр нәрсәне җайлап була, – ди Флүрә апа.
Флүрә апа белән Әсхәт абый яшьлек истәлекләрен барларга ярата. Егетнең кызның туган авылына барып йөргән чакларын бүген дә елмаеп искә алалар.
– Өйләнешкәч, Табанлы күлгә әби-бабай янына киттек, ул вакытта ике малаебыз бар иде. Кунак булып, Мөслимгә кайтыр юлга кузгалдык. Көзге пычракка машина кереп батты, һич кенә дә чыгарам димә! Көч-хәл белән машинаны чыгарып, балаларны әби-бабайга калдырып, икенче юл белән кайтырга чыктык. Балалар йоклагач, тагын юлда батып калмагаек дип, аларны калдырып китәргә булдык. Иртән генә Мөслимгә кайтып кердек. Машинада кузгалып, иртән әбиләрендә уянган балалар әбиләренә: “Без ничек монда эләктек?” - дигәч, әби югалып калмаган: “Ишегалдында төшеп калгансыз, шуннан алып кердем",- дип шаярткан. Әнкәй дә яратты Флүрәне. Оныклар да “әби” дип өзелеп торды. Булатны тапканда, авыргарак туры килде, анысында декрет ялын 70 көн бирделәр дип истә калган. Кечкенә чактан әнкәй үстереште балаларны, аларга дөрес тәрбия бирде. Инде урыннары оҗмахта булсын! – ди Әсхәт абый.
Кулы эш белгән югалмый
Флүрә апа - кул эшләре остасы да. Балалары, оныклары да ул бәйләгән оекбашлар, башлык, косынка, жилетларны киеп үскән. Урын-җир япмаларын да гаиләсе өчен үзе теккән.
– Бүгенге кебек тиз генә йөгереп чыгып, кибеттән теләгән әйбереңне алып булмый иде. Хәзер генә дөнья бик бәрәкәтле. Шуңадыр, безнең заманда тегүгә осталык һәркемдә диярлек иде. Кулың эш белсә, беркайда да югалмыйсың, – ди Флүрә апа.
Шәяхмәтовлар күпләп яшелчә, җиләк-җимеш утырталар. Яшьрәк чакта күпләп мал-туар да тотканнар. Бүген инде тавык-чебеш белән канәгатьләнәбез диләр. Туган йортка балалар эзне суытмый. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, ел дәвамында Шәяхмәтовларның йорты балалар һәм оныклар тавышына күмелеп утыра.
Лилия Шәймиева.
