Чын мәхәббәт нидән гыйбарәт?
Аллаһы Раббыбызның кешеләргә биргән иң гүзәл нигъмәтләренең берсе – ярату хисе.
Күңелендә ярату булмаган, ярата белмәгән кеше бәхетсез. Андый кеше үзен яратудан, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән ары китә алмый.
Күңелендә ярату хисе булган кеше бәхетле. Ул – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүче. Аның яратуына җавап бирәләрме, юкмы – мөһим түгел. Яратуыңа җавап көтү ул – мәхәббәт түгел, ә эгоизмның бер төре. Ярату – үзең турында онытып, сөйгәнеңә, халкыңа, туган җиргә хезмәт итү һәм бу гамәлдән тәм табу. Менә шушы хис кешене югары күтәрә, алга барырга, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Әлбәттә, иң бөек ярату хисе Аллаһы Тәгаләгә булырга тиеш. Кеше нәрсәнедер яки кемнедер Раббысыннан артык яратса, ул ярату аңа бәхетсезлек китерә, аны упкынга илтә. Чөнки бу вакытта кеше яратканының колына әверелә, чикне югалта. Аллаһыдан курку ул – Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәтен югалтудан курку. Иман – Аллаһыны хакыйкый ярату. Күңелендә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт булган кеше Раббысы кушканнарны үтәүдән, тыйганнарыннан тыелудан тәм таба, җанына рәхәтлек ала. Бу эшләрне Аллаһы Тәгаләнең газабыннан гына куркып эшләүче каты бәгырьле була, аның гыйбадәте дә көткән нәтиҗәне бирми. Кушканнарны үтәү әле ул – тәм табу түгел, ә өстән бурычны гына төшерү. Әйтик, ике кеше бер үк эшне башкара. Берсен шушы эшне башкарырга куркытып мәҗбүр иткәннәр, икенчесе, үзенә эш кушучыны хөрмәт итеп, аның күңелен күрим дип, җанын биреп эшли. Нәтиҗәдә икенче кешенең башкарган эше күпкә яхшырак, күңеле дә күтәренке була, ул эшеннән рәхәтлек ала.
Кешенең калебендә иман, ярату булмаса, андый кеше корыган агачка тиң. Урманда корыган чыршылар, каеннар бар. Аларның агач булуын да, нинди агач булуын да белеп була, ләкин аларның киләчәге юк. Нәфесенә хуҗа була алмый, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртса, йөрәгендә иман, ярату, өмет булмаса, кешенең дә киләчәге юк. Андыйларның күзендә өмет чаткысы, нур булмый. Нинди генә матур киемнәр кисәләр дә, ул кешеләр янында үзеңне уңайсыз сизәсең. Алар турында хәзер “аурасы начар” дип сөйлиләр, элек “җан көеге” дип әйтәләр иде.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Ватанны сөю – иманнан”, – дигән. Ватан төшенчәсенә туган җир, нигез, туган тел, әти-әни, туган-тумача да керә. Шуларга хезмәт итүдән тәм таба алмыйсың икән, син – буш кеше. Иң кешелексез кеше – битараф кеше. Халкым мине аңламады, сөйгәнем мәхәббәтемә җавап бирмәде дип, бар дөньяга үпкәләп, кара көеп йөрү дөрес түгел. Кемдер синең мәхәббәтеңне җавапсыз калдырган икән, ник борчылырга?! Аңа карап синең ярату сәләтең кимеми. Безгә нәрсәнең хәерле икәнен Аллаһы Тәгалә генә белә. Аллаһының хәерсез эше юк, диген дә алга таба хәрәкәт ит. Җавапсыз мәхәббәт, әгәр ул чын мәхәббәт булса, нәфесне канәгатьләндерү теләге генә булмаса, сине чарасызлык упкынына төшерми, ә киресенчә, үҗәтрәк булырга, югарырак күтәрелергә ярдәм итә. Бар нәрсә дә тәкъдирдә язылган, аны үзгәртеп булмый. Әмма һәркайсыбызга яхшылыкка омтылу, матурлык тудырырга тырышу сәләте бирелгән. Аллаһы Тәгалә каршында безнең әнә шул тырышлыгыбыз бәяләнә. Тормыш ничек кенә сынаса да, без сыгылырга, төшенкелеккә бирелергә тиеш түгелбез. Күпме генә уфтансак та, үткәнне кире кайтарып булмый. Ә алга барырга, матур киләчәк булдыру өчен тырышырга мөмкинлекләр бар. Якты киләчәктән өмет өзү, матур киләчәк турында хыялланмау Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өмет өзүгә тиң. Раббыбыз һәркемгә дә сайлау һәм хәрәкәт итү мөмкинлеге биргән. Кире кагылу, егылу гаеп түгел, егылгач, торырга тырышмау – гаеп.
Язучы, композитор гына түгел, һәр һөнәр иясе иҗат итә. Бары хезмәтеңне иҗатка әйләндерергә генә кирәк. Мисал өчен, бер үк рецепт буенча, бер үк ризыктан өч кеше аш пешерә, ди. Беренчесе – ашыйсы килгәнгә, икенчесе – пешекче булганга, өченчесе – пешерергә яратканга. Нәтиҗәдә ни күрәбез? Әлбәттә, яратып пешерүченең ашы тәмлерәк була.
Кырда эшләүнең дә, терлек карауның да, кирпеч салуның да үз аһәңе, үз матурлыгы бар. Шуны күрә, тоя белергә, аннан тәм табарга һәм балаларыбызны да шул матурлыкны күрә белергә өйрәтергә кирәк. Кеше эшкә бара, кайта, акча эшли, гаиләсен туйдыра. Бай булып та яшәргә мөмкин. Ләкин хезмәтең иҗат дәрәҗәсенә күтәрелмәсә, бәхетле була алмыйсың, зарланып, кемнедер сүгеп, кәефсезләнеп гомер кичерәчәксең.
Кешеләр яратып өйләнештек диләр, әмма тормышлары барып чыкмый. Ә ярату кая киткән? Ярату булмаган! Бу бары тик нәфес теләгән ярны үзеңнеке итү булган. Болар – икесе ике әйбер. Яратасың икән, яраткан кешеңә хезмәт итүдән, уңайлыклар тудырудан, аның елмаеп көлүеннән рәхәтлек алырга тиешсең. Шул вакытта гына тормыш бәхетле була. Хатын иренә, ире хатынына уңайлы булсын дип тырыша икән, менә бу – ярату. Бер-берсенә яхшы шартлар тудыру, куңел күтәрү өчен бар сәләтен, тырышлыгын куйган парларны бәхет беркайчан да ташламый. Берәү дә уңайлыктан туймый, киресенчә, һәркем рәхәт тормышны югалтудан курка. Гаиләдә шушы гармония бар икән, ул тотрыклы була, ярату бер-береңнән башка тора алмау дәрәҗәсенә күтәрелә.
Каршы якның килеп гафу үтенүен көтеп утыру да – ярату түгел, эгоизм. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Берәү хаксыз булып, килешергә адым ясаса, җәннәтнең кырыенда урын алыр. Ә хаклы була торып та, бу адымны беренче эшләсә, җәннәтнең уртасында урын алыр”, – дигән.
Һәркемнең яраткан эше, шөгыле була. Шуны башкарганда, ул үзен бәхетле сизә. Ә без, балаларыбызга һөнәр сайлаганда, күпвакыт үзебез теләгән һөнәрне көчләп тагып, аларны бәхетсез итәбез. Кечкенәдән үк баланың сәләтен үстерергә, аңа булышырга, теләкләрен искә алып киңәш бирергә кирәк. Музыкант ясыйсың килсә дә, балада теләк булмаса, аны ни өчен газапларга? Күпме генә тырышсак та, 10 литрлы чиләккә 11 литр су салып булмый.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мигъраҗда вакытта Аллаһы Тәгаләгә: “Мин Синең белән аерылуга ничек түзәрмен?” – дигәч, Аллаһы Тәгалә: “Мин намаз укучы янында булам”, – дип җавап кайтара. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шуңа күрә: “Намазым – күз нурым!, – дип, тәһәҗҗүдтә үкчәләре ярылганчы намаз укый торган булган. “Синең барлык гөнаһларың ярлыканган бит, ник шуның кадәр намаз укыйсың?” – дигән сорауга ул: “Мин шөкер итәм”, – дип җавап кайтарган.
Аллаһы Тәгалә бездән риза булсын. Бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешик! Тирә-юньдәгеләр яратсын дисәк, алда санап киткән сыйфатларны үзебездә булдырырга тырышыйк.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые.
