Әдәбиятыбызның аксакалы

Талантлы әдип, классик язучыбыз Фоат ага Садриевка 10 мартта 85 яшь тулды

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Чордашларыннан әллә ни аерылып та тормый кебек, дөньяның ачысын-төчесен шактый күргән-кичергән кешеләргә хас булганча, сабыр, тыныч холыклы ул. Шул ук вакытта җорлыгын, шаян табигатьле булуын да беләбез: җитди генә сүз барганда да, нидер сөйләп, көлдереп ала, шул арада сүз барышын үткенләтеп җибәрердәй, күңелгә сеңеп калырлык берничә кәлимә фикер дә әйтеп куя. Ачык күңелле: танышмы, түгелме – юлында очраган һәр кешегә яктырып сәлам бирә, үтеп барышлый гына җылы сүзләр әйтеп, күңелне күтәрә. Бик күпләр аңа киңәшкә киләләр, уй-фикерләре белән уртаклашалар. Дус-ишләренең тормыш-гаилә хәлләре, язмышлары кызыксындыра аны, каләмдәшләренең иҗатына битараф булмаучы олпат шәхес тә, талант иясе буларак, иҗатка тартылучы якташларына, үзенә мөрәҗәгать итүче һәммәсенә ярдәм кулы сузарга әзер кайгыртучан остаз, күренекле каләм иясе дә ул. Үз иҗатына гына түгел, башкаларга да таләпчән, җайлап кына тәнкыйть фикерләрен дә җиткерә белә.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Гомумән, андый иҗат әһелләрен “әдәбият сагында торучылар” дип атау бар. Билгеле, алар күп булмый һәм бу дәрәҗәгә һәр каләм әһеле ирешә дә алмый. Безнең чор әдипләреннән Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Аяз Гыйләҗев исемнәрен атый алабыз. Очрашуларда, тирәдә нинди генә танылган шәхесләр булса да, җыелган халык аның сүз әйтүен көтә, чөнки беләләр, беркемне дә кабатламыйча, теманы вакламыйча, бүгенге дөнья барышын ачык мисаллар, гомумиләштерүләр аша сурәтләп, сүзенә анык хис-кичерешләр салып, яхшысын – яхшыча, килешмәгәнен җанга барып җитәрлек кимәлдә аңлаешлы рәвештә бары тик Фоат абый гына әйтеп бирә ала.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Фоат Садриевны илле елдан артык күреп беләм, аның исеме күңелгә тагын да иртәрәк – беренче сыйныфта укыганда ук кереп калды. Ул чакта вакытлы матбугатның халык тормышында нинди урын алып торганын яхшы хәтерлибез: өй саен берничә газета-журнал килә, шул мәшәкатьле заманда, вакыт табып, олысы-кечесе аларны ябырылып укый иде. Өлкәннәр, беренче эш итеп, район газетасын кулларына алалар. Мин, яңа гына укырга өйрәнгән малай, моны чамалап, барысыннан уздырып, “Ленинчы” газетасын кулга төшерәм. Тарихи факт: ул чакта Мөслимне, шул исәптән безнең “Правда” колхозын да әллә кайдагы Сарман районына “беркетеп” куйган иделәр. Кыш көннәрендә колхоз үзәге булган туган авылым Әмәкәйдән район үзәгенә әйләнгән Сарманга эш-йомыш, төрле җыелышларга баручыларның ДТ-54 тракторына таккан чаналарга утырып китүләре һаман да күз алдында. Озатырга бөтен авыл чыга иде аларны. Ара – 100 чакрым чамасы. Тун-толыпларга төренеп, чанага салган салам өеменә чумып киткән авылдашларны, ким дигәндә бер атнадан тагын бөтен авыл белән чыгып каршы алыш инде. Ә район газетасы атнага өч мәртәбә һич соңармыйча килеп җитеп тора. Мин, кулга эләккән газетаны, тыңласалар-тыңламасалар, кайчак эшләреннән бүлдерә-бүлдерә әткәй белән әнкәйгә, абый-апаларга, безнең өйгә кергән күрше-күләнгә кычкырып укырга тотынам. Бала гына булсам да, беләм, кайбер язмаларны укый башлауга, олылар, эшләрен бүлеп, игътибар белән тыңлый башлыйлар. Бусы мине тагын да канатландырып, кыздырып җибәрә.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Авторларына карап, кызыклы язмаларны кемнәр язганын таный башладым, күзгә иң еш чалынганы һәм игътибарны җәлеп итүчеләр Хәниф Хәйруллин, Фоат Садриев, Фәнзаман Баттал, Спартак Әхмәтов, Дамир Гарифуллин була иде. Спартак абый – үзебезнең авылныкы, аның язганнарын укый башласам, әткәй белән әнкәй аерым бер горурлык белән тыңлап утыралар иде. Ә Фоат Садриев һәм Фәнзаман Баттал гаҗәеп кызык фельетоннар, юмористик хикәяләр язалар. Аларны укый башлагач, түзә алмыйча, көлә-көлә тәгәрәпләр китәм. Миңа карап, әллә укыганнарның кызыклыгыннан, әллә минем кыланышымнан әткәйләр көлә башлый. Ачык хәтерлим: газетада шушы авторларның язмасы чыкмаса, ул газета безнең өйдәгеләр өчен юк санала иде. Әле газетаның сатира һәм юмор почмагы да бар иде. Анысында районда булган хәлләр тозлы-борычлы тәнкыйть утына тотыла. Ул чорда җитешсезлекләрне тотып алу, тәнкыйть итү гадәти хәл санала, җитешсезлекләрне төзәтү мәсьәләсендә газета бик үтемле чара иде шул.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Мөслимне, кемгәдер миһербанлы акыл килеп, Сарман районыннан өзеп алып, (Сарманга таш ату түгел, ул чактагы юлсызлык, начар элемтә чорында шул кадәр ерак районга барып-кайтулары никадәр газапка әйләнгәнен безнең Ык аръягы авыллары үзләре генә белгәндер) кире район үзәге иткәч, “Авыл утлары” газетасы чыга башлады. Фоат Садриев, берничә ел газета эшеннән читләшеп, башка вазыйфалар башкарды. Шулай да аның исеме газета битләреннән югалмады, беренче саннан газетада укучылар үлеп яраткан сатира-юмор сәхифәсе – “Чукмаргали почмагы” барлыкка килде. Фоат абыйның халыкчан юморга бай хикәяләре, юморескалары әледән әле газетада дөнья күреп торыдылар.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

1972 елда Фоат абый газетаның мөхәррире итеп билгеләнде һәм бу йөкне ун елга якын тартты.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Беренче шигырьләрем район газетасында нәкъ менә Фоат абый мөхәррир итеп билгеләнгән көннәрдә басылды. “Авыл утлары” газетасы, әллә никадәр үзгәрешләр кичерсә дә, һаман иң яраткан басма булып кала бирә. Билгеле, анда инде яшьләр эшли. Гомумән, кешелек йөзен җуйган замана шаукымыдыр, бүгенге журналистика да, журналистлар да башка, әмма минем газетага мөнәсәбәтем үзгәрми – чир китә, гадәт китми: туган якларга кайтсам, өйгә керүгә беренче эш итеп район газетасын эзләргә керешәм. Шул газетаны кулга алмыйча, мин авылга кайттым дип әйтә дә алмыйм.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Фоат Садриев мөхәррир булган чак “Авыл утлары”ның алтын чоры иде дисәм, башкалар үпкәләмәс дип уйлыйм. Ул чорда редакция белән типография бер бинада иде. Ике катлы матур йортның беренче катында типография урнашкан. Тышкы ишекне ачуга, кайчан килеп керсәң дә, типографиянең шыңгыр-шыңгыр килүче җайланма-машиналар тавышы каршы ала. Типографиядәгеләр баш күтәрми эшлиләр, туктаусыз хәрәкәттә: газетаның чираттагы саны яки бетмәс-төкәнмәс эш кәгазьләре басыла.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Икенче катта – редакция. Коридор буйлап тигез таралган типография буявы исе керүчене шунда ук аерым бер басынкылыкка өндәп тора кебек. Сул якта, коридор башыннан беренче зур бүлмә – мөхәррир Фоат Садриевныкы. Анда һәрвакыт райком, Башкарма комитет, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре кайнаша. Мин белгәндә иң күп күзгә ташланган кешеләр – ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Илгиз Низамов, авыл хуҗалыгы идарәсенең тәҗрибәле агрономы Рухулла Заманов, КПСС райкомының пропаганда-агитация бүлеге мөдире Хәләф Шәмсетдинов, райком партия кабинеты мөдире Әхмәдулла Әхмәтгалиев була иде. Минемчә, районның әлеге мөхтәрәм шәхесләре, мөхәррир янына эш буенча гына түгел, бәлки, Фоат абый белән бераз сөйләшеп, әңгәмәдән ямь табып утырасы килүдән кергәннәрдер сыман тоела. Хәләф ага үзе бер дөнья бит ул. Һәрнәрсәдән көтелмәгән мәгънә чыгарып, мәзәк хәлләр сөйләп, көлдереп ала. Шул ук вакытта әңгәмәдәшен оста гына эшкә дә юнәлтә белә иде. Рухулла абый райондагы һәр җитәкчегә кагылышлы бер мәзәк чыгарып, шуны башкаларга сөйләүдән тәм таба иде. Сүзләр җитәкчеләргә барып җитмичә калмый инде, шушы шаянлыгы өчен үзенә шактый кыен ашарга да туры килде. Илгиз абый белән Әхмәдулла абый исә – җитди кешеләр, Фоат абый янына киңәш-табышка керәләр иде. Газетаның җаваплы секретаре Алмаз Хәйруллинның, партия бүлеге мөдире Салих ага Бакыевның, хатлар бүлеге мөдире Илсөяр Әхмәтшинаның сөйләшеп, әңгәмә корып утырырга вакытлары юк, алар тәмам эшкә йотылганнар. Минем ише иҗат җене кагылганнар, коридорның уң ягына шым гына үтеп, авыл хуҗалыгы бүлегенә керәбез. Монда безне түшәмгә терәлеп оеган куе кучкыллы тәмәке төтене каршы ала. Төтенне ерып, беренче шәүләгә якынлашасың. Сиңа каршы сузылган озын кулны күреп алуга, бүлмә аз гына яктырып китә. Бусы – бүлек мөдире Мөдәмил Әхмәтовның кулы. Каршы өстәл тирәсендә тау селкенеп алгандай була, бусы – таза бәдәнле, сабантуй батыры кыяфәтле Рамил Шәмсиев. Керүчегә игътибар зур, авыз кырыенда төтәп торучы ике тәмәке берьюлы ачык форточкадан ишегалдына оча. Ни хикмәт, шул төпчектән сузылган зәңгәрсу төтен һавага күтәрелми, кире бүлмәгә суырылып керә. Мин фәкать шушы ике кеше янына киләм. Икесе дә шәп журналистлар, алар язганнарны халык егылып укый. Җитмәсә, Мөдәмил – нечкә зәвыклы шагыйрь, ул язган мәхәббәт шигырьләрен укып, районның бөтен кызлары гарешкә очып йөриләр. Хәл-әхвәл сорашу юк, Мөдәмил үткән атнада Казанда булуын, Әмирхан Еники белән очрашып, соңгы вакытларда язган хикәяләренә өлкән әдиптән ярыйсы гына бәя алуын сөйли башлый. Минем биһуш калып тыңлап торуымны чамалап алгач, бөтенләй җәелеп китеп, бүгенге әдәбиятның торышы турында тирән фәлсәфәгә төренгән нотыгын башлап җибәрә. Сүзгә ара-тирә Рамил кушыла, ул да әдәбиятка гашыйк, язгалый, әмма дөньяга бик чыгарырга ашыкмый. Җаваплы секретарь, ара-тирә ишекне ачып, тиз генә башын бүлмәгә тыгып, бөтенләй онытылып китмәсеннәр диптер инде, тегеләрне ашыктырып алгалый. Миңа күтәрелеп тә карамый: аның сөймәгәне – култык астына бер төргәк шигырь кыстырып, шулар хакында сүз ишетергә зар-интизар булып, журналистларны эштән аерып йөрүче минем кебекләр. Ул чакта редакциядә чын иҗат атмосферасы иде. Берара үзем дә авыл хуҗалыгы мөдире булып эшләп алдым, яхшы беләм, журналистларга таләп зур иде. Журналистлардан айга ким дигәндә бер очерк, ике зарисовка, хезмәт алдынгылары, шәхесләр турында портрет яки портретка штрихлар (шундый поджанр да яши иде), уй-фикерле публицистик мәкалә (язма дияргә тел әйләнми, чын әсәргә әверелгән аерым бер жанр иде ул) язу таләп ителә. Атналык планеркаларда боларны, авторлары кем булуына карамастан, утлы тәнкыйтькә тотып, сүтеп җыялар иде. Шунысы бар, Фоат абыйның бер генә мәртәбә дә әдәбият дип шашынган бу ике журналистка каты кагылганын күргәнем булмады.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Фоат абыйның үзенә килгәндә, ул бу вакытта, ягъни җитмешенче елларда, инде иҗатка ныклап кереп килә иде. “Әх-ти, егетләр” исемле беренче пьесасын редакция коллективы куеп, бөтен районны шаккаттырган иде. Без аны шул вакытта ук талантлы якташыбыз, көчле драматург дип саный башладык. Язучылар берлегендә дә шулай уйладылар, аны, газетадан аерып, Мәскәүгә берьеллык драматурглар курсларына җибәрделәр. Татарстан Язучылар берлегеннән курсларга кодалыйлар, әмма районнан болай гына китеп кара син! Мөхәррир, райком әгъзасы... Партия кадрларга таләпчән дә, эшли белгәннәрне үз тырнагыннан ычкындырмый да иде. Карап торуга, тыныч, йомшак табигатьле Фоат абыебыз шул чагында ныклык, чын характер күрсәтмәсә, лаеклы ялга чыкканчы газетаның алыштыргысыз мөхәррире булып калыр, районның мактаулы бер шәхесе саналыр иде, әмма бик күп әсәрләре язылмас иде шул. Журналистика – мактаулы эш, әмма көндәлек ыгы-зыгы, кирәген дә, кирәксезен дә язарга тиеш булу талант иясенә, әдәби иҗатка нык зыян китерә. Әле кайбер мөхәррирләр әдәбиятка тартылган журналистларын өнәп тә бетермиләр.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Фоат Садриев – сугыш чоры баласы. 1941нче елның 10 мартында Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган әдипнең тормыш юлы сынаулы, сикәлтәле. Бер җыр искә төште:
Тормыш миңа күрсәтте
Агын да, карасын да.
Ниләр генә күрми кеше
Бер гомер арасында...

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Олы Чакмак – Мөслим төбәгендә бай тарихлы, гыйлемле, мәгърифәтле, эзле авыл, юкка гына бу авыл мәдрәсәсе хакында Риза хәзрәт Фәхертдин “Асар” (“Эз”) әсәрендә теркәп куймаган.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Фоат абыйның күңелендә сызып-уеп куелган эзләрне укып чыгып булса, гаҗәпкә калыр идек. Булачак әдипкә Аллаһ язмышның катлаулысын әзерләгән. Сынауларны барласак, сабый чагының авыр сугыш елларына туры килүе, әтисез үсүе, шул чорның барлык михнәтләрен үз җилкәсендә татуы. Әтисе Миннәхмәт сугышка киткәндә ул әле өч-дүрт айлык сабый гына була. Бүгенге көннең иң популяр авторларыннан саналган Фоат абый – яу кырында ятып калган әтисенең бердәнбер дәвамчысы. Аны әнисе үстерә, укыта, кеше итә. Фоат абыйның әнисенә мәхәббәте, игелекле мөнәсәбәте – өзелмәс җырга тиң.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Күпме михнәтләр күрсә дә, язмышына үпкәләп, аһ-зар кылып сөйләгәнен ишеткәнем булмады ил агасының. Тик алар хәтердән җуелмыйлар, Фоат абый ул чактагы авырлыклар, әби-бабаларыбызның, әниләребезнең, бала-чаганың тылда күрсәткән батырлыкларын, коточкыч нужаларын яшь буынның күңеленә барып җитәрлек итеп сөйли, онытылмаслык итеп яза. Бусы – аерым тәрбия. Телефон-гаджеттан артыгын күрмәгән, күрәсе дә килмәгән үсеп килүче буынга тыныч тормышның кадерен белергә, гомерне заяга үткәрмәскә өйрәтү, бүгенге тормышның кадерен белергә өндәү кирәклеген беләбез, ләкин болар хакында алар җанына үтеп керерлек итеп итеп аңлата белүчеләр сирәк шул. Сөенечкә, Фоат абыйны яшьләр тыңлыйлар һәм ишетәләр.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Фоат Садриев – искиткеч хикәяче. Иҗатында тәүге әсәрләре дә хикәя жанрына карыйлар. Бигрәк тә юморны мул кулланып язылган проза әсәрләре укучыларның игътибарын җәлеп итте. Шулай да, беренче нәүбәттә, Фоат Садриев драматург булып танылды. Башта комедия жанрында язылган әсәрләре уңыш китерделәр. 1970 елда “Идел” альманахында басылып чыккан “Оҗмах ишеге төбендә” комедиясе татар әдәбиятында яңа каләм остасы тууын күрсәтте. Шул чордан ук Әлмәт драма театры аның “үз йортына” әверелде. Бу театр “Их сез, егетләр”не сәхнәләштерде. Инде комедиягә кереп китте дигәндә, Фоат абый “Ач тәрәзәң” психологик драмасы белән тамашачыны уйланырга, үз тормышына, кылган гамәлләренә йөрәге белән карарга мәҗбүр итте. Егермеләп пьеса авторы ул. Әлмәт театры заманында Фоат Садриев пьесаларын спектакль итеп чыгарып рәхәтләнде!

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Мөслим районын гына алсак та, хәйран калырлык бит: төбәктә – утызлап колхоз үзәге, һәр үзәктә зур мәдәният йортлары гөрләп эшли. Театрлар килсә, алар шыгрым тула иде. Бүгенге авыл кешесенә “шыгрым тулу”ның нәрсә икәнен аңлату да авыр. Мәсәлән, туган авылым Әмәкәй мәдәният йортында ике йөз урынлык зал. Көннәрдән бер көнне “театр килгән” дигән хәбәр тарала. Авылда яшәүче 700 кешенең 500е аерым бер ашкыну белән мәдәният йортына – Фоат Садриевның “Кондырлы кодачасы” спектаклен карарга килә. Чөнки, итәк асты радиосы эшләп тора: пьесада райондагы бик кәттә колхоз рәисенең кыңгыр кыланмышлары ачылып салынган, ди. Ничек карамый каласың?! 200 кешелек урынга сыйдырып кара син 500 кешене! Әле, җитмәсә, бездән чакрым ярым чамасы булган Башкортостанның Бакалы районында яшәүче агай-эне дә төшеп җитә, аларның саны илледән дә ким түгел, якын-тирәдә яшәүче авыллардан дус-иш, туган-тумача кунакка килүен дә исәпкә алсаң... Ишекләр шар ачык, тәрәзә төпләре тулы, өйдән алып килгән урындык-эскәмияләр сәхнәгә терәлеп үк тезелгән, сулыш алуы кыен, әмма халык “эһ” тә итми, мөкиббән китеп тамаша карый. Тамаша тәмам, рәиснең йөзе фаш ителде. Халык канәгать, пьеса авторы – каһарман, артистлар изге затларга әверелә, ул чактагы алкышлар әле һаман колакта чыңлап тора. Әлмәтлеләр Фоат Садриев әсәрен куйган саен, ай буе район авылларында гастрольдә булып, алкышлар җыеп, планнарын тутырып кайтып китәләр иде. Ул әсәрләрнең башка төбәкләрдә дә уңыш казанганнарын төгәл беләм.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Драматург буларак танылу алган дәвердә Фоат абый иҗатында кискен борылыш ясады: “Таң җиле” романын язып, әдәби җәмәгатьчелекне аякка бастырды. Әсәр басылып чыккан көннәрдә, әдәбиятка битараф булмаганнар арасында, кем белән сөйләшмә, кая барма, шушы романны сөйлиләр, авторга соклануларын белдерәләр иде. Әсәр күп катламлы, үзәктә – Ана образы. Әсәрдә күтәрелгән барлык проблемаларга Нуриәсма образы аша бәя бирелә. Сиксәненче елларда совет хакимиятенең авылга карата акылсыз гамәлләре, авылны “кайгырту”ның ялганнары ачыла башлады. Бүген без шушы сәясәтнең дәвамын тагын да ачыграк яссылыкта күрәбез. Ул вакытта иң югары даирәләрдә авылны күтәрәбез дип туктаусыз сөйләнүләр, бүгенге көндә авылларны тәмам таркатуга китергән сәбәпләргә юл ачты. Бүген дә югары трибуналардан “авылга игътибарны арттыру” хакында аз сөйләнми. Әсәрдәге Нуриәсманы гаделлеккә, намус-вөҗданга таянып көн күрергә омтылучыларның соңгы бер күренеше итеп танырга да буладыр. Автор Нуриәсманы фәрештәгә тиңли. Укучылар бу образны Анага һәйкәл, татар хатынына мәдхия дип бәяләделәр. “Таң җиле” романы чыккач, “Казан утлары” әсәр хакында зур сөйләшү үткәрде. Ил язмышына, җәмгыятебез үсешенә, авылларның киләчәгенә, кешелекнең кая баруына борчылу белдерүче һәркем бу бәхәскә, уйлануларга кушылып, үз фикерен белдерде. Бүгенге көндә дә роман укучыларның яраткан әсәре санала.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Озак та үтми, Фоат Садриев “Бәхетсезләр бәхете” роман-трилогиясен иҗат итте. Алдагы әсәрләрдә күтәрелгән кеше һәм хакимият, җәмгыять һәм шәхес, тоталитар режим шартларында рух көрәше, кеше затының бәхетен һәм бәхетсезлеген танып-белүнең күпьяклы мәсьәләләре бөтен тирәнлеге белән ачылган романда. Әсәр авторның талантлы әдип кенә түгел, җәмгыятьнең проблемаларын күтәреп чыга алырдай философ, ил сәясәтенә бәя бирерлек иҗтимагый эшлекле булуын да күрсәтте. Болар – гадәти әйтелгән сүзләр түгел, иҗат барышының төп шарты, аксиома – әдип һәр әсәре белән үзенең әдәбияттагы урынын билгеләргә тиеш. Моны ул өске катламда ялтырап киткән фикерләр җыелмасы белән түгел, әсәрләрнең рухы белән раслый. Ирек Сабитов образы аша “бәхетле илдә” бәхетсезлеккә китерүче күп сәбәпләр ачыклана, ләкин иң куркынычы – мифка корылган җәмгыятьнең кешедәге кешелекне юкка чыгару өлкәсендәге аңлы эшчәнлеге. “Шаһзаманов эше”, “Адәм әүлиясе”, “Көлми торган кеше”, “Кыргый алма әчесе”, “Кышкы яшен” һәм башка күп әсәрләре сюжет үзенчәлекләре, эчтәлек бөтенлеге, гаҗә-еп халыкчан теле белән укучыны җәлеп итә. Тел дигәннән, татар әдәбиятында дүрт әдипне – Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Фоат Садриевны әдәби телнең эталоны итеп күрсәтсәм, гөнаһ булмас дип уйлыйм. Характерларны бирүдә, тасвирда, сурәтлелек, хис-кичерешләрне ачып салу, фәлсәфи тирәнлек, вакыйга-күренешләрнең үзара оста бәйләнеше, психологизмны бөтен тулылыгы белән күрсәтүнең ысул-алымнарын шушы дүрт язучыдан өйрәнергә кирәк безгә.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Фоат Садриевны ил, халык гаме белән яшәүче чын шәхес, әдип итеп таныткан тагын бер әсәрне искә алмыйча булмый. “Авылдан хатлар” дип атала ул. Авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында тирән уйланулар, борчылулар белән сугарылган, татар публицистикасына яңа сулыш өргән әсәр булды ул.

Фоат абый турында сөйләгәндә, аның иң якын булышчысы, терәге, киңәшчесе булган хәләл җефете Сәйденур апаны искә алмыйча мөмкин түгел. Сәйденур апа Фоат абыйны иҗатка рухландырып торучы, үзе дә әдәбиятны бик яхшы белгән, тынгысыз күңелле, башкаларга ярдәм итәргә атлыгып торучы киң күңелле, иманлы шәхес, остазбикә иде. Якты йөзле, кунакчыл Сәйденур апаның урыны җәннәттә булсын.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Шушы уңайдан бер вакыйга искә төште. Моннан егерме еллар элек авылда яшәүче әткәй авырып китте. Аңа 94 яшь иде. Район хастаханәсенә алып килдем, тәҗрибәле баш табиб Ильяс ага Хәбибуллин, иренмичә әткәйне карагач, бер каермада әйтеп куйды: “Бабайның бер айлык гомере калган, әзерләнегез”. Йөрәк әрни, зиһен таркауланды, шомлы уйлар эчендә әткәйне палатага кертеп салдык. Әткәй арыган иде, ял итәргә комачауламыйм дип, Фоат абыйларга кереп чыгасы иттем. Аларның өйләре хастаханәдән ерак түгел. Әткәйнең авыруы хакында ишетүгә, Сәйденур апа бәлеш пешерергә әзерләнә башлады. Фоат абый да, миннән уздырып, авыру әткәй янына чыгып йөгерде. Мин юкта палатага яхшы танышыбыз Мирфәиз абый Галиевне дә керткәннәр. Ул да җәй уртасында авырып киткән. Мирфәиз абый әдәбиятка гашыйк, кызыклы язмалары район газетасында чыгып кына тора, көләч йөзле, якты күңелле кеше, озак еллар “Трудовик” совхозында партия комитетын җитәкләде. Үзе безнең күрше Бүләк авылыннан, ул Әмәкәйдәге һәммәсен белә. Әткәйгә Бүләкләр таныш, без кергәндә, бу икәү таныш-белешләр хакында гәп куерта башлаганнар иде. Фоат абый да шушы әңгәмәгә кушылды, минем дә әйтер сүз табыла, сөйләшә торгач, кич җиткән, Сәйденур апа бәлешен өлгертеп кертте. Җыйнаулашып бәлеш ашап, ике авыру ветеранны калдырып, Фоат абыйларга чыктык. Ун көнгә барды бу әңгәмәле-бәлешле хасталык. Авыруларыбызның икесе дә күпне күргән, истәлекләр бетәсе түгел, аңа сәяси вакыйгалар, ул елларда ил таркатуга китергән хикмәтләр хакында уйланулар да өстәлә, болар хакында көне-төне сөйләшә торгач, әткәй дә, Мир-фәиз абый да монда ни өчен килгәннәрен дә оныттылар. Ильяс ага үзе аларны өйләренә озатып калды. Әткәй шуннан соң тагын алты ел яшәп, 100 яше тулган көннәрдә бакыйлыкка күчте, вафатына кадәр Фоат абыйга, Сәйденур апага рәхмәтләр укыды.
Фоат абый бүген дә актив тормыш белән яши. Кайчан карама, халык арасында, әле һаман зур кичәләрдә барысы да аның чыгышын, зирәк фикерләрен көтәләр. Ул сынатмый, салмак тавыш белән, ачык зиһенен эшкә җигеп, уйлану формасында ясаган чыгышлары һәркемнең күңеленә юл таба.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Наис Гамбәр, Мөдәррис Әгъләм аны “Мөслимнең Шолоховы” дип йөртәләр иде. “Мөслим Шолоховы” һаман иҗат дәрте белән яна, яңа әсәрләр көтәбез аннан. Өлкән яшькә җитсә дә, әдәбият яңалыклары белән танышып, әсәрләргә үз бәясен биреп бара. Аның гаме – халык гаме, иҗаты – яшәү рәвеше. Бөтен гомерен туган ягына, халкына хезмәткә багышлаган шәхескә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатына, Татарстанның халык язучысына озын гомер, сәламәтлек, иман байлыгы, акыл һәм зирәклегенең бер тамчы да кимемәвен телим.

Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.
Фото - Ф.Садриевның шәхси архивыннан.

Факил Сафин, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты.

166 views·1 share