“Форпост” яшьләр хәрәкәте шәхес буларак формалашырга ярдәм итә

Фото – Илнур Сабировның шәхси архивыннан.
Фото – Илнур Сабировның шәхси архивыннан.

Күптән түгел, көндезге эш-мәшәкатьләрдән соң йокыга талган авыл халкын куркуга салып, төнге авыл урамын яңгыратып чабучы машиналар һәм сирена тавышлары уятты. Йокыга сак булган берәү дә әлеге тавышка уянмый калмагандыр. Тавышның сәбәбе рульгә утырган балигъ булмаган баланың шулай итеп ДАИ хезмәткәрләреннән качуы булган икән. Берәр файдалы эш белән шөгыльләнсәләр, төнлә йөрергә теләкләре калмас иде дигән уй килде. Техникасы да әти-әни акчасына алынган бит!

2000 елларда төзелгән “Форпост” оешмасы актив, прогрессив һәм ватанпәрвәр яшьләрне берләштерә. “Форпост” актив эшчәнлек алып бара. Төрле хокук бозуларны кисәтү, закон бозучы яшьләр белән эшләү, күптөрле патриотик һәм спорт чараларын оештыру – барысы да аларга йөкләнгән.

“Форпост” яшьләр хәрәкәте шәхес буларак формалашырга ярдәм итә, image #2
“Форпост” яшьләр хәрәкәте шәхес буларак формалашырга ярдәм итә, image #3

– Безнең төп бурычыбыз – яшьләргә дөрес юнәлеш бирү, аларга бүгенге катлаулы вәзгыятьтә үз урыннарын һәм шөгыль табарга ярдәм итү, актив яшәү рәвеше алып барырга һәм ватанпәрвәр булырга өйрәтү. “Форпост” берләшмәсендә берничә ел шөгыльләнүче егет-кызлар белән аралаша башлагач, яңа килгән дусларыбызның яхшы якка үзгәрүләре, үз фикерләре барлыкка килү һәм күңелләрендәге уй-хисләре белән бүлешә башлаулары берләшмәбезнең дөрес юнәлештә баруын күрсәтә. Яңа килгән егет-кызлар үзләре дә сизмичә һәр эшкә җаваплы карый башлыйлар, коллективта аралашуның кызыклы һәм файдалы булуын аңлыйлар һәм моны таныйлар. Дусларына, эне-сеңелләренә үрнәк булырга өйрәнәләр. Шуңа “Форпост” берләшмәсе һәм прогрессив яшьләр хәрәкәте яшьләргә юнәлеш бирү һәм шәхес буларак формалашуга ярдәм итүче дә булып тора. Кайчандыр хаталар ясаган егет-кызларның үзгәрүен күрү горурлык хисләре уята, – ди “Форпост” үзәге җитәкчесе Илнур Сабиров.

“Форпост” яшьләр хәрәкәте шәхес буларак формалашырга ярдәм итә, image #4
“Форпост” яшьләр хәрәкәте шәхес буларак формалашырга ярдәм итә, image #5

“Форпост” берләшмәсенә йөрүче егет-кызларны һәркайда күрергә, очратырга мөмкин. Алар спорт ярышларында көчләрен сыный, хәрби-патриотик акцияләрдә катнаша. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, локаль сугышларда катнашучылар, фидакарь хезмәт батырлары белән очраша. Хәрәкәт активистлары район күләмендә узучы барлык патриотик һәм спорт чараларында катнаша, тарихи һәм истәлекле урыннарның чисталыгын һәм төзеклеген тәэмин итүдә үзләреннән өлеш кертә.

– “Форпост” һәм “Прогрессив яшьләр” хәрәкәтләре районда яшьләрнең иминлеген тәэмин итүгә һәм аларны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Яшүсмерләр арасында хокук бозуларның кимүе, яшьләрнең спортка игътибары арту, хәрби-патриотик эшчәнлек белән кызыксынуы – барысы да шушы ике хәрәкәтнең актив эшчәнлеге, дип бәяләргә кирәк. Рай-он яшьләренең энергиясен уңай якка юнәлтү өчен мөмкинлекләр бар. Актив яшьләр өчен тагын да кызыклырак программалар, проектлар булдырып, аларга яңа катнашучыларны җәлеп итәргә, яңа иҗади уй-фикерләр белән янучы яшьләрне ачыкларга телибез, – ди Илнур Сабиров.

“Форпост” яшьләр хәрәкәте шәхес буларак формалашырга ярдәм итә, image #6
“Форпост” яшьләр хәрәкәте шәхес буларак формалашырга ярдәм итә, image #7

Мөслимнең “Форпост” үзәге активистлары республика күләмендә узучы төрле проектларда, ярышларда да катнаша. Форпостлылар күп тапкырлар хәрби-спорт төрләре буенча ярышларда, фестивальләрдә, бәйгеләрдә җиңү яулады. 2025 елда җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре бәйгесендә “Форпост” яшьләр үзәге өченче урынга лаек булды.

Җиңүләр сөендерә. Ә иң мөһиме: “Форпост” үзәгенең район яшьләрен берләштерүдә, аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә, чыннан да, роле зур. Районыбызның, туган җиребезнең киләчәге – шундый яшьләр кулында!

“Форпост” яшьләр хәрәкәте шәхес буларак формалашырга ярдәм итә, image #8

Фәридә Гайнетдинова.

192 views·1 share