Җылынырбыз, шәт!
Ягу сезонын башларга иртәрәк булса да, явымлы көннәрдә күпләр өйләрендә мичләрен кабызды
ТР Министрлар кабинетында журналистлар өчен үткән брифингта сүз ягу сезонына әзерлек хакында барды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда ягу сезонына әзерлек төгәлләнеп килә. Август ахырына булган мәгълүматка караганда, объектларның 97 проценты ягу сезонына әзер. Спикер сүзләренә караганда, 14 меңнән артык күпфатирлы йортка (77 процент) ягу сезонына әзерлек паспортын алганнар. Республиканың мәгариф, сәламәтлек сак-лау, мәдәният һәм социаль яклау объектлары кышка әзер.
Мөслим районында ягу сезонына әзерлек яздан ук башлана. Әзерлек эшләренең сыйфатын билгеләү максатында махсус комиссия дә эшли. Район башкарма комитетының 2025нче елның апрелендә кабул ителгән карарында мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт һәм социаль яклау объектларының исемлеге, аларда ягу сезонына әзерлек тәртибе һәм таләпләр күрсәтелгән. Район үзәгендәге 64 күпфатирлы йортны җылылык белән тәэмин итү буенча да эш юнәлешләре билгеләнгән.
Мәгариф конференциясе алдыннан мәктәпләр һәм балалар бакчаларының ягу сезонына әзерлеге тикшерелде.
– 24 котельныйны һәм мәктәпләрнең, балалар бакчаларының ягу сезонына әзерлеген тикшердек. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында алдагы сезонга әзерлек ягу сезоны төгәлләнү белән башлана. Котельныйларда эшләүче операторлар, укып, таныклык алдылар. Котельныйлардагы сигнал бирүче җиһазлар, манометрлар һәм термометрлар тикшерү үтте. Төтен чыгу юллары һәм вентиляция каналлары тикшерелде. Комиссия тарафыннан котельныйларның барысы да ягу сезонына әзер, дип бәяләнде, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов.
Авылларда мәдәният йортлары һәм клублар халык җыела торган бердәнбер урын булып тора. Аларның күпчелеге күпфункцияле үзәк буларак та хезмәт итә.
– Авыллардагы мәдәният йортлары һәм клублар карамагында газ белән ягылучы 26 котельный исәпләнә. Кинотеатр, балалар сәнгать мәктәбе, музей һәм үзәк китапханә дә – район мәдәният бүлеге карамыгында. Бүгенге көндә барлык котельныйлар да чистартылып, төтен юлларына тикшерү уздырылды, сигнализаторлар тикшерелде, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Фидания Шәймәрданова. – Котельныйлар өчен кирәкле документлар район газ участогына тапшырылды. Оешма җитәкчеләре һәм котельныйларда эшләүче операторлар укытылды.
Районда сәламәтлек саклау өлкәсендәге 14 объект зәңгәр ягулык белән җылытыла.
– Районның баш табибының 2025-2026 елларда җылылык челтәрен имин эксплуатацияләү өчен җаваплылар билгеләү турындагы боерыгы нигезендә ягу сезоны өчен җаваплы хезмәткәрләр билгеләнде. Җылылык белән тәэмин итүче объектларга 18 термоманометр алынды, сигнал бирү җайланмалары тикшерелде. Җылылык җиһазларының төзек эшләвен тәэмин итү буенча өч җаваплы хезмәткәр, имтиханнар тапшырып, таныклыклар алды. Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләренә һәм җаваплы хезмәткәрләргә газ җиһазларыннан файдаланганда саклык кагыйдәләрен үтәү турында аңлатылды, хезмәтне саклау буенча киңәшләр җиткерелде. Барлык объектларда да ягу сезонына әзерлек төгәлләнде, – ди хастаханәнең хезмәтне саклау буенча әйдәүче белгече Фиалка Хәйретдинова.
Хөкүмәт карары нигезендә, һава температурасы биш көн дәвамында +8 градустан югары күтәрелмәсә, ягу сезонын башларга кирәк. Тиздән биналар җылыныр, дип өметләнәбез. Иң мөһиме – ягу сезонын афәтләрсез, аварияләрсез үткәрергә насыйп булсын!
Фәридә Гайнетдинова.
