Җиһаннар балкышы | Сияние вдохновения

23 июль көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Шамил Нигъмәтуллинның (Шамил Нигъмәт) “Җиһаннар балкышы” күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә рәссамның тууына 75 ел тулуга багышлана.

Җиһаннар балкышы | Сияние вдохновения, image #1

Шамил Нигъмәтуллин (1951– 2004) Казан сәнгать училищесен (1975), В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, СССР Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Ю.К.Королев җитәкчелегендәге монументаль-декоратив нәкышь остаханәсен (1981), СССР Сәнгать академиясенең Х.Г.Якупов җитәкчелегендәге иҗат остаханәсен тәмамлый (1984).

Шамил Нигъмәтнең рәсем сәнгате нигезендә табигатьне тирәнрәк аңларга омтылу ята. Ул эшләрендә төрле һөнәр ияләрен, аңа якын кешеләр портретларын, Татарстан пейзажларын гәүдәләндерә. Нәкыш иҗатында татар халык сәнгатенең телен, аның полихромиясен, бизәкләрен үз итүе ачыла. Пейзажлары композициясенең ачыклыгы, күп планлылыгы, төсләр палитрасының байлыгы белән аерылып тора.

Күргәзмә ачылу тантанасын Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев алып бара. Чара барышында рәссам Илгиз Исхаков, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, баянчы Рафинат Сәләхов һәм башка күренекле кешеләрнең чыгышы көтелә.

Ачылышка керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 590 86 67

Выставка «Сияние вдохновения» откроется в честь юбилея заслуженного художника Татарстана

23 июля в 14:00 в Литературном музее Габдуллы Тукая откроется выставка «Сияние вдохновения», приуроченная к 75-летию со дня рождения заслуженного деятеля искусств Республики Татарстан, художника Шамиля Нигматуллина (Шамиль Нигмат).

Зрителей ждёт живопись, в которой соединились портрет, пейзаж и национальный орнамент. На полотнах — люди самых разных профессий, близкие художнику лица и татарстанские пейзажи, написанные с особым вниманием к композиции и цвету. Стиль Нигматуллина узнаваем: в нём чувствуется родство с языком татарского народного искусства — его полихромией и узорочьем, а пейзажи привлекают многоплановостью и богатой палитрой.

В торжественном открытии примут участие народный художник Татарстана Мударрис Мингазов, художник Ильгиз Исхаков, народные артисты Татарстана Мингул Галиев и Рустем Маликов, заслуженный артист РТ Фарит Мирзануров, заслуженный деятель искусств РТ Алмаз Хамзин, баянист Рафинат Салахов.

Вход свободный.

Шамиль Нигматуллин (1951–2004) окончил Казанское художественное училище (1975), Московский художественный институт имени В.И. Сурикова, мастерскую монументально-декоративной живописи под руководством член-корреспондента Академии художеств СССР Ю.К. Королева (1981), а также Творческую мастерскую Академии художеств СССР под руководством Х.А. Якупова (1984).
30 views·1 share