Театрально-экскурсионный маршрут «Адреса души. Тукай»
С 5 января берет старт новый театрально-экскурсионный маршрут «Адреса души. Тукай», посвященный 140-летию со дня рождения знаменитого татарского поэта Габдуллы Тукая.
Проект объединяет ключевые пространства Казани, связанные с жизнью и творчеством поэта, современное театральное искусство, музейные инициативы и элементы национальной татарской кухни.
Маршрут создан в рамках развития межучрежденческого сотрудничества и нацелен на формирование уникального туристического продукта, позволяющего жителям и гостям Республики Татарстан глубже познакомиться с богатством татарской культуры.
В программе специальная экскурсия по Литературному музею Габдуллы Тукая, чаепитие с любимыми блюдами Тукая в ресторане «Татарская усадьба», осмотр достопримечательностей Старо-татарской слободы и набережной озера Кабан по улицам, по которым ходил поэт, и просмотр спектакля в театре К. Тинчурина. Зрители услышат интересные события, которые происходили в Казани в начале ХХ века с Габдуллой Тукаем и людьми, с которыми он дружил и общался, познакомятся с историей создания его произведений и узнают о зданиях, где бывал поэт.Экскурсия начнется в Литературном музее Г. Тукая, где можно познакомиться с мемориальной коллекцией Г. Тукая и его друзей, узнать историю дома и посетить величественную башню-ладью, которую обычно посетители видят только с улицы.
Новая художественная программа театра имени К. Тинчурина «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» основана на автобиографическом произведении Г. Тукая «Исемдә калганнар» и реализуется с использованием современных мультимедийных технологий.
Организаторы уверены, что объединение музейного, театрального и гастрономического опыта позволит сформировать новый культурный бренд Татарстана и сделать наследие Тукая более доступным и живым для восприятия для широкой аудитории.
Новый театрально-экскурсионный маршрут будет проводиться на татарском и русском языках.
Первая экскурсия – 5 января в 11.00 ч. на татарском языке.
Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д.74, Литературный музей Г. Тукая.
Стоимость: 2300 руб./чел.
Билеты можно купить на сайте Национального музея Республики Татарстан и Литературного музея Г. Тукая.
Театраль экскурсия маршруты «Күңел адреслары. Тукай»
5 гыйнвардан мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Күңел адреслары. Тукай» яңа театраль экскурсия маршруты башлана.
Проект шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле Казанның төп урыннарын, заманча театр сәнгатен, музей киңлекләрен һәм милли татар ашлары элементларын берләштерә.
Маршрут мәдәни оешмаларның хезмәттәшлеген үстерү максатыннан булдырылган һәм Татарстан Республикасы халкына һәм кунакларына татар мәдәниятенең байлыгы белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирә.
Программада – Габдулла Тукай әдәби музеенда махсус экскурсия, “Татар утары” ресторанында Тукайның яраткан ризыклары белән чәй эчү, шагыйрь йөргән урамнар буенча Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буеның матур, тарихи урыннарына күзәтү ясау һәм Тинчурин театрында спектакль карау. Тамашачылар ХХ гасыр башында Казанда Габдулла Тукай һәм аның замандашлары белән булган кызыклы вакыйгаларны ишетәчәк, шагыйрьнең әсәрләрен иҗат итү тарихы белән танышачак һәм ул булган биналар турында беләчәк.Экскурсия Г. Тукай әдәби музеенда башлана. Анда шагыйрь һәм аның дусларының мемориаль коллекциясен күрергә, йортның тарихы белән танышырга, бай йортының тарихи манарасында фотога төшәргә мөмкин.
К. Тинчурин исемендәге театрның яңа сәнгать программасы «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» – Г. Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәренә нигезләнгән һәм заманча технологияләр һәм тере театраль яңгыраш ярдәмендә иҗат ителгән бөек татар шагыйренең балачагын һәм язмышын чагылдырган куелыш.
Беренче экскурсия 5 гыйнварда 11.00 сәгатьтә татар телендә уздырыла.
Адрес: Казан, Г. Тукай ур., 74 йорт, Г. Тукай әдәби музее.
Бәясе: 2300 сум/кеше.
Билетларны ТР Милли музее һәм Г. Тукай әдәби музее сайтыннан алырга мөмкин.
Билетлар алу өчен сылтама: https://g-tukay.tatmuseum.ru/#event/2609070
