Борынгыдан килгән йола ул
Безнең якта бәйрәм бүген,
Бездә бүген тантана!
Өйдән-өйгә йөреп әнә
Күкәй җыя һәр бала.
Төсле күкәй, төсле күкәй!
Бик матуры бер генә!
Иң матуры – иң өлгергә,
Алыгыз, кем өлгерә!
Арча районы Каенсар авылында борынгыдан килгән йолаларның берсе “Кызыл йомырка җыю” бәйрәме узды.
Бала-чага иртә таңнан иң изге теләкләрен әйтә-әйтә өйдән-өйгә кереп, авыл буйлап йомырка, тәм-том, күчтәнәчләр җыеп кайтты. Аннан соң елдагыча Каенсар авыл клубы каршындагы бәйрәмгә җыелды. Ә анда балалар өчен төрле төрле онытыла барган матур уеннары, бәйгеләре белән мәдәният хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алды.
Каенсар авыл балалары, кунакка кайткан балалар бергәләшеп дус- тату булып рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар- биеделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, тиз әйткечләр, мәкальләр белән таныштылар, йомыркалар тәгәрәттеләр, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Бәйрәм оешкан төстә бик матур узды.
Фәридә Борханова, Арча районы Яңасала авыл китапханә мөдире
