Татар телен сакларбыз!

Быелгы уку елы бик тә үзенчәлекле башланып китте. Сентябрьнең беренче атнасында "Апуш" балалар театрына кастингта катнашырга тәкъдим итте татар теле укытучысы Ания апа Хайбрахманова. Бу минем өчен дә, әнием өчен дә көтелмәгән тәкъдим иде. Татар телен кечкенәдән даими үзләштергәнгә бик теләп ризалаштым. Менә ул көн килеп тә җитте, үтеп тә китте. Гаиләбез турында язган шигыремне сөйләп күрсәттем. Нәтиҗәсен дә озак көтмәдек. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, Апуш балалар театрына йөри башладым.

Кыска гына вакыт эчендә түгәрәккә йөргән егетләр, кызлар белән танышып дуслаштык. Бердәм булу нәтиҗәседер инде, түгәрәкнең эшли башлаганына ике ай булмаса да, беренче чыгышыбызны "Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте"ндә белем алучы 38нче төркем студентлары белән Кама укыту үзәгендәге зур сәхнәдә күрсәттек. Шундый күрсәткечкә ия булу өчен безнең белән берлектә ике ай дәвамында укытучы остазларыбыз булды. Аларның исемнәрен атамасам, язмам тулы булмас. Беренче чиратта "Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте" ДАМУ урынбасары Рыбакова Людмила Николаевнага, куратор апабыз Хисамутдинова Эльмира Ильдусовнага рәхмәтләребезне әйтәбез. Алар үз эшләренең бик тә үзенчәлекле остазлары. Шулай ук рәхмәтләребез актерлык остазы Габдрахманова Гөлнур Галинуровнага, вокал буенча Газизова Алия Маратовнага, сәхнә теле буенча Даминова Рената Робертовнага, хореография буенча Кайманова Виктория Николаевнага барып ирешер дип ышанам.

Алда әле безне күп сынаулар көтә. Татар телен тирәнтен үзләштереп, саклап калыр өчен бар көчебезне куярбыз. Татар булуым, татар телендә иркен сөйләшүем белән горурланам һәм бишектән татар теленә балалар язучысы, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованың шигырьләре аша мәхәббәт уяткан әниемә дә рәхмәтлемен. Йолдыз апа Шәрәповага аеруча рәхмәтлемен. Аның шигырьләре аша татар телен тирәнтен үзләштерәм, күп кенә бәйгеләрдә шигырьләрен укып, алдынгы урыннар алам.

Киләчәктә Апуш балалар театрындагы төркем белән берлектә зур уңышларга ирешербез, укытучы остазларыбызны, якыннарыбызны сөендерербез, татар телебезне сакларбыз дигән өметтә калам.

Без, балалар – илебезнең, телебезнең киләчәге бит.

Эльвир Гайнатуллин, Алабуга шәһәре, 10нчы күппрофильле лицей укучысы, Апуш балалар театры әгъзасы.

Татар телен сакларбыз!, image #1
58 views·4 shares