«Сөмбелә» — безнең горурлыгыбыз: 103нче «Тургай» балаларының милли бәйрәм иҗаты

Бакчабызда узган «Сөмбелә» бәйрәме балалар өчен генә түгел, ә бөтен гаиләләр һәм хезмәткәрләр өчен дә истәлекле бер көн булды. «Алтын көз — юмарт вакыт» һәм «Күмәк эш — күмәк шатлык» дигән халык мәкальләре безнең сценарийның төп фикеренә әверелде.

Театрлаштырылган күренештә балалар колхоз чорындагы авыл тормышын тасвирладылар: кул хезмәте белән башкарылган эш, иген җыю, башакларны туплау — һәр эпизод чынбарлыкка якын итеп бирелде. Биюләрдә малайлар иген чабу күренешен, кызлар — башаклар җыю һәм ашъяулык чигүне сәхнәләштерделәр. Эш беткәч, игенчеләрне сыйлау, милли бүләкләрне агач арбага салу, камыр ашлары белән сыйлашу — бәйрәмнең иң матур мизгелләре булды.

Балалар милли костюмнарда чыгыш ясаган саен, халкыбызның күңел байлыгын, гореф‑гадәтләрен яңадан искә төшердек. Һәм бу иҗатның мөһим өлеше — музыка җитәкчесе Лилия Абдулла кызының тырышлыгы: ул балаларны биюгә, рольләргә өйрәтте, һәр баланы чын артист итеп күрсәтте.

Бәйрәмне оештыруда катнашкан һәм балаларыбызга ярдәм иткән һәм шатланып караган һәркемг зур рәхмәт!

Гөлфинә Гыйләҗева, Яр Чаллы шәһәре, 103нче «Тургай» балалар бакчасы

«Сөмбелә» — безнең горурлыгыбыз: 103нче «Тургай» балаларының милли бәйрәм иҗаты, image #1
«Сөмбелә» — безнең горурлыгыбыз: 103нче «Тургай» балаларының милли бәйрәм иҗаты, image #2
«Сөмбелә» — безнең горурлыгыбыз: 103нче «Тургай» балаларының милли бәйрәм иҗаты, image #3
«Сөмбелә» — безнең горурлыгыбыз: 103нче «Тургай» балаларының милли бәйрәм иҗаты, image #4
77 views·3 shares