Әниләр, дәү әниләр, әбекәйләр өчен бәйрәм

Россиядә ноябрь аенын соңгы якшәмбесендә бик матур бәйрәм – Әниләр бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан оныгым йөргән Актанышның 2нче санлы «Ромашка» балалар бакчасында «Әниләрне зурлыйбыз» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Тәрбиячебез Хәбибуллина Альбина Мөдәрис кызы барлык әниләргә, дәү әниләргә, әбекәйләргә балалар тарафыннан матур чакыру видеосы җибәрде һәм бу көн җиткәч, без сөенеп бәйрәмгә килдек.

Бәйрәмнең максаты – әниләребезгә хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, әниләрнең, әбиләрнең изге кеше икәнлеген төшендерү, аларның дәрәҗәләрен күтәрү булды. Балалар 2нче кечкенәләр төркеменә генә йөрсәләр дә, тәрбияче апаларының тырышлыгы белән бик сәләтле булып үсеп киләләр. Яттан өйрәнгән матур шигырьләр күңелгә үтеп керә торган җырлар белән аралаштырылып барылды. Бәйрәмдә төрледән-төрле кызыклы бәйгеләрдә катнаштык. Чара ахырында балалар әниләренә үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм чарасын күңелле итеп оештырган тәрбиячеләргә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга хезмәтләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

Барлык килгән әниләр һәм дәү әниләр исеменнән Сиринә Шәехова.

Әниләр, дәү әниләр, әбекәйләр өчен бәйрәм, image #1
Әниләр, дәү әниләр, әбекәйләр өчен бәйрәм, image #2
Әниләр, дәү әниләр, әбекәйләр өчен бәйрәм, image #3
89 views·3 shares