«АЛЛАҺЫ ХАКЫНА МӘЧЕТ ТӨЗЕГӘН КЕШЕГӘ АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ҖӘННӘТТӘ ЙОРТ ТӨЗЕР» (МӨХӘММӘТ ПӘЙГАМБӘР)

«АЛЛАҺЫ ХАКЫНА МӘЧЕТ ТӨЗЕГӘН КЕШЕГӘ АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ҖӘННӘТТӘ ЙОРТ ТӨЗЕР» (МӨХӘММӘТ ПӘЙГАМБӘР), image #1

Рамазан ае - ураза тоту вакыты гына түгел, ә изге гамәлләр кылу вакыты да. Бу, тормышны матуррак, яхшырак итү өчен кылынган изге эш-гамәлләр булырга мөмкин. «Мәчет төзелешендә һәм башка изге эшләрдә күрсәтелгән ярдәм чиста, ихлас ният белән ныгытылырга тиеш», диелгән.

- Халык та, чыннан да, ихлас күңелдән ярдәм итә, Аллага шөкер, - ди имаммөхтәсиб Әббәс хәзрәт. - Күрше районнардан да ярдәм итәләр, Питрәч район башлыгы Илһам Кашапов безнең үтенечләргә һәрвакыт игътибарлы. Зур эш башкарылды инде. Агымдагы елда манараны урнаштырасы бар, аны төзү өчен кирпеч кайтарылды.

«Әмма цемент сатып алу һәм ташчылар эшенә түләү, эчке эшләр өчен күп акча кирәк», – дип борчыла имам-мөхтәсиб Әббәс хәзрәт. Төп гыйбадәт бинасында түшәм, стеналарны бизәклисе бар. Моның өчен генә дә 1 миллион сумга якын акча кирәк. Намазлыкка (идән) зур сумма таләп ителә. Моннан тыш, төрле рөхсәт документларын рәсмиләштерү зур чыгымнар сорый: объектны эксплуатациягә тапшыру, газ җибәрүгә... Хәер, 2019 елдан объектта эшләр бер генә көнгә дә туктап тормый.

Кызганыч, гамәлдәге мәчет барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый инде, бигрәк тә җомга көннәрендә дин тотучылар күп килә. Шуңа күрә мөселманнар яңа мәчет ачылуны зур түземсезлек белән көтәләр. Төзелеп килүче мәчеттә башкарасы эшләр күп әле, мин моны үз күзләрем белән күреп инандым. Имам-мөхтәсиб Әббәс хәзрәт мине бина эчендә озатып йөрде. Бизәкләү эшләренең күп өлеше башкарылган инде. Монда барысын да матурайтасы бар. Хәзер төп көчләрне һәм чыгымнарны Питрәч авылы, Казанская урамында төзелеп килүче мәчет комплексының намаз уку бинасына юнәлдерергә планлаштыралар, әлегә анда төзелеш лесалары гына тора.

- Ураза бетүгә, ягъни икенче майга, мәчетнең бу өлеше әзер булыр һәм без ураза гаете бәйрәмен каршылый алырбыз, дип ышанабыз, - ди имаммөхтәсиб Әббәс хәзрәт. Ә мәчетнең «Тәрбия үзәге» урнашырга тиешле икенче өлешен 2023 елда төзү планлаштырылган.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

ПАО «АК БАРС» банк

БИК 049205805

К/С 30101810000000000805

Р/С 40703810145420000020

ИНН 1633003836

КПП 163301001

22 views·3 shares