Тиздән Изге Рамазан ае башлана
Ислам календареның тугызынчы аенда мөселманнар 30 көн ураза тотарга тиеш. Ураза тотканда кеше таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ризык кабул итүдән, су эчүдән тыелып тора.
Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара, ул быел 2 апрельдә башланып 1 майда тәмамланачак. 2 май - Ураза бәйрәме. Бу көнне мәчетләрдә Изге Коръән сүрәләре яңгыраячак һәм ай беткәнче Коръәнне тулысынча укыйлар.
Бу һәр мөселман тормышында бик мөһим һәм әһәмиятле чор. Бу изге көннәрдә күпчелек мөселманнар ураза тота, кояш беленгәннән башлап, кояш баеганчыга кадәр ашамыйча, эчмичә тора, шулай ук уразаны боза торган барлык эшләрдән (якынлык кылу, укол кадату, дару эчү) тыелып тора. Ләкин уразаның төп мәгънәсе ризыктан, эчүдән тыелып торуда гына түгел. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту максаты (нияте) булырга тиеш.
- Ураза исламның биш баганасының берсе булып тора, шуңа да мөселманнар аны үтәргә тиеш, - диде әңгәмә барышында Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт (безнең белешмә: 2020 елда Әббәс хәзрәт ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге башлыгы була). 2021 елда ТР мөфтие карары белән ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе итеп билгеләнә. «Рамазан ае - ул рухи мәктәп, - ди имам-мөхтәсиб Әббәс хәзрәт. - Ул кешеләргә тирә-юньдәгеләр өчен яхшырак, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга мөмкинлек бирә. Ураза безне игелек кылырга, шулай ук сабырлыкка һәм югары әхлаклылыкка өйрәтә».
Без заманча дөньяда яшибез, ниндидер шартлар, кысалар белән чикләнгәнбез. Моны яшереп торасы юк, кеше «Минем эшем күп, мөмкинлекләрем, вакытым юк, мин арыйм», дип телдән әйтмәсә дә күңелдән уйлап куя. Без шулай үзебезне акларга тырышабыз. Әмма бу дөресме соң?
- Кешенең ураза тотмавының беренче сәбәбе, ул ялкаулык булырга мөмкин, - дигән фикердә имам-мөхтәсиб Әббәс хәзрәт. – Ләкин ураза тотудан баш тартуның мөһим сәбәбе бары авыру гына булырга мөмкин. Әгәр табиб ураза тоту сәламәтлегегезгә җитди йогынты ясарга мөмкин, ди икән, әлбәттә, ярамый. Яки кеше бик карт булса. Хәтта физик яктан авыр эш тә ураза тотмауны аклый алмый. Бабаемның җәен дә (ураза елның төрле вакытына туры килә) уразасын калдырмавын хәтерлим. Ә менә төрле сәбәпләр аркасында (эше күп булу), шулай ук сәламәтлеге буенча ураза тотмаучы кешеләр фидия-сәдакасы (ураза тотмаган һәр көн өчен) бирә ала. Шулай ук бер кешене ашатырга була. Әмма савыккач ул уразасын тотуын дәвам итә ала.
Фитыр сәдакасы да бар (мәҗбүри сәдака - гаиләнең һәр әгъзасы түләргә тиеш). Аны хәлле мөселманнар Ураза бәйрәме башланганчы Рамазан ае уразасы хөрмәтенә мохтаҗларга бирәләр. Аның төп максаты-мохтаҗларга ярдәм итү, шулай ук изге Ураза ае дәвамында кылынган кечкенә гөнаһлардан арындыру.
Әлеге теманы дәвам итеп, имам-мөхтәсиб Әббәс хәзрәт мөселманнарның зәкәт түләргә тиешлеге турында әйтте. Аны мөстәкыйль, ирекле, эшкә сәләтле барлык кешеләр бирергә тиеш, ә җыелган акчалар мохтаҗ кешеләргә ярдәм фондына юнәлдерелә. Дин буенча бу сәдака аның рухи зурлыгын күп тапкырлар арттыра.
Акча күчерү өчен реквизитлар:
ПАО «АК БАРС» банк
БИК 049205805
К/С 30101810000000000805
Р/С 40703810145420000020
ИНН 1633003836
КПП 163301001
